Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы чыршысында

28 нче декабрьдә Яңа Чишмә РМЙ-да район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.Анда районнан уку алдынгылары, конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, ишле һәм асрамага бала алган гаилә балалары чакырылган иде.

Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары балаларга бик матур әкият күрсәттеләр. Яңа ел символы булган маймыл, узып баручы ел символы кәҗә рольләрен бик оста башкардылар, Буратино белән Шүрәле дә шәп, энергиясе ташып торган бик мөлаем Убырлы карчыкны, мәкерлекләр эшләвенә карамастан, тамашачы яратты. Бу рольне башкарган Марина Макарованы әйтеп үтми булмый, ул БСМнә йөрүче - чыгыш ясаучылар кебек үк: бар да сәләтле, талантлы. "Шешминка" ансамбленең кечкенәләр төркеме дә тамаша күрсәтүдә катнашты. Шушы шәп куелышның режиссеры һәм рухландыручысы Ирина Иляшкина иде.
Залда үтә дә күңелле булды: балалар көлде, аларга ияреп ата-аналар көлде. Кыш бабай белән Кар кызы да үз рольләрен оста башкардылар: балалар белән уйнарга да онытмадылар, татлы күчтәнәчләрне дә мулдан өләштеләр.
Аннан соң сәхнәгә район башлыгы Вячеслав Козловны чакырдылар, ул чакырылган кунакларны Яңа ел белән котлады, әйбәт укыган өчен балаларны мактады, һәммәсенә бәхет-шатлык, сәламәтлек теләде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X