Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“
1998 ел газетаның 65 еллыгы буларак билгеләп үтелде.
Бу штаттан тыш хәбәрчеләрне, шулай ук кайчандыр район газетасында эшләп киткән кешеләрне дә чакырып зур бер бәйрәм булды. Һәм инде ул чакларда ук тиздән газетаның компьютер һәм офсет басмага күчүе турындагы тема туган була. Ниһаять, 2001 елның февралендә "ЯЧХ"нең яңа тарихи этабы башланды: берничә ай буе укулардан соң 3 февральдә беренче компьютер саны дөнья күрде. Бу чорда без исем-фирма һәм колонтитуллар язылышын ике тапкыр үзгәрттек, йә техника сыната, йә эстетик яктан фикер йөртеп газетаның "йөзен" үзгәртергә туры килде. Безнең тырышлыкның нәтиҗәсе булып үзебез булдырган "исем-фирма", шулай ук колонтитуллар, тематик сәхифәләргә заставкалар, иллюстрацияләр, фотографияләр, рубрикалар, коллажлар, рәсемнәр һ.б. пәйда булды. Компьютерда җыю һәм офсет басма газетаны тагы да җәлеп итә торганга әйләндерде. Һәм газета үзе дә кызыклырак була башлады, басыласы язмалар саны да артты. Газета укучыларның күпчелеге үзләре дә редакция белән актив хезмәттәшлек итә - үз тәэсирләре, хатирәләре белән уртаклашалар, язмалары газета битләрендә дөнья күрә. Газета районның көндәлек тормышы белән яши, аның уңышларына сөенә, кимчелекләренә көенә һәм аларны җиңеп чыгуда районга нык булыша. (дәвамы бар...)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев