Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

1986 елның ноябреннән район газетасы үз йөзен үзгәртә. Яңа логотип (баш-заставка) һәм колонтитуллар пәйда була, газета материалларын алдан игълан итү өчен урын бушап кала.

Биш багана урынына газета бите алты баганага бүленә. Массакүләм эшләрне актив төстә алып барып,"ЯЧХ" ("ШН") түгәрәк өстәлләр үткәрә, күп санлы конкурслар оештыра - газета призына фотографик һәм әдәби конкурслардан алып спорт ярышларына чаклы. 1987 елда аның тарафыннан беренче тапкыр эшче авыл хәбәрчеләре слеты үткәрелә. Әмма 1991 елда СССР чоры төгәлләнә, яңа ил үз хокукына керә, шуның белән бергә газета да үзгәрә. 1988 елның маеннан газета белән Мусин Азат Вәлиҗан улы җитәкчелек итә (бүгенге көндә дә ул җитәкли). 90 нчы еллар башындагы акчасызлык чоры газетада да чагылыш алмый калмый: 1992 елның 10 мартыннан алдагы елның гыйнварына чаклы район газетасы атнага ике тапкыр һәм нибары 2 битле генә булып чыга башлый. Тираж да кими. 1993 елның гыйнварына "ЯЧХ"-ен барлыгы 1100 кеше генә яздырып ала. 90 нчы еллар азагына хәлләр үзгәрә башлый һәм газета кабат 4 битле булып чыга. 1997 елда беренче мәртәбә яшь катнашучы "Алтын каләм" фестиваленә җибәрелә. Яшьләр өчен "Бергә" һәм укучылар өчен "Факел" дип аталган сәхифәләр пәйда була. Яңадан башлап җибәрелгән газетада, авыл хәбәрчеләре һәм яшь хәбәрчеләрдән дә байтак язмалар килү аркасында, җирле материаллар гына файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев