Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

Шулай итеп, без 1933 елдан башлап 1962 елга чаклы район газетасы редакциясе рулендә 14 баш редактор алышынуын белдек.

Ниһаять, 1984 елның 1 гыйнварында инде яңадан башлап җибәрелгән заманча исем алган "Шешминская новь" газетасының беренче саны чыга. Бу халык депутатларының район советы һәм Яңа Чишмә КПСС райкомы органы булып торган, атнага өч тапкыр чыгучы дүрт битле басма була.
Башта үз типографиясе генә түгел (1984 елның апреленнән газета Чистай типографиясендә басыла, 1985 елның гыйнварыннан үз типографиясе була), редакциянең даими урнашкан урыны да булмый. Башта Чистайдан редактор А.Милов җитәкчелегендәге барлык союздан диярлек килгән (җыелган) җурналистлар коллективы башкарма комитет бинасына урнаша. Бинаны һәрдаим утырыш һәм киңәшмәләр үткәргәндә бушатып торырга туры килгән. Гади генә җиһаз да җитәрлек булмаган, торак мәсьәләсе дә шунда ук хәл ителмәгән. Әмма газета үз вакытында чыккан һәм хәтта тиражы да 3,5 - 4 мең данә булган. 1986 елда газетаның дубляж варианты - "Яңа Чишмә хәбәрләре" (редакторы Р. Саттарова) пәйда була. Газетаның өстенлекле юнәлеше булып идеологик темалар калган, бу басманың иҗтимагый-сәяси газеталар төркемендә булуын аңлата. Икенче мөһим тема - авыл хуҗалыгы. Шунда ук төрледән - төрле тематик сәхифәләрнең тулы бер спектры пәйда була: "Чишмә" (шигърият), "Чыганак" (экология), "Гаиләдә аралашу", "Бөркетләр", "Батырлык", "Сәламәтлек", "Әдәби сәхифә", "Безнең баш хәбәрчебез", "Газета-укучы-газета". Илдә үзгәртеп корулар барган һәм, җәмгыять көзгесе буларак, газета да читтә калмаган.
Ике ел ярым газетаны җитәкләгән А. Миловтан соң 1988 елга кадәр аны М. Бугай җитәкли.
(дәвамы бар...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев