Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

Татарстан АССР барлыкка килүнең әһәмиятле юбилеена "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы районыбызның крайны өйрәнү эшенә үз өлешен кертергә ниятләде һәм беренчеләрдән булып яңа башланып киткән елда үзенең юбилеен билгеләп үтүче район газетасын булдыру һәм үсеш алу тарихы турында язмалар бастырып чыгара башлый.

1955 елдан 1962 елга чаклы - И.С. Солягин редактор булган. Газетаның элекке "Клич колхоза" исеме белән яшәвенең соңгы көннәре ике момент белән билгеләп үтелгән. И.С.Солягин килү белән В.Васильев, А.Гаврилов, А. Демидовларның (штат хезмәткәре) шигырьләре, рифмага салынган такмаклар - фельетоннар, "Чәнечкеле юллар" актив басыла башлый. Икенче вакыйга, басма өчен чын мәгънәсендә әһәмиятлесе - 1956 елда үзләренең фотохәбәрчеләре - Г. Хәммәдиев - пәйда була. Иллюстрацияләр ярдәмендә газетаның ничек үзгәрүе турында әйтеп торасы да юк, бу тонык битләрне юкка чыгаручы " төсле таплар" гына түгел, ә журналистикада һәркем тарафыннан танылган фотоинформация, фотозарисовка, фоторепортаж, фотогаепләүләр кебек һәм башка төр жанрларның пәйда булуы да. Газета менә шундый булып, үзенең исемен "Заря коммунизма"га үзгәртеп, яңа стадиягә керә. Бу 1958 ел була.
1961-62 елларда район газетасы 2,54 мең данәдә чыга. Газета мәгълүм булган жанрларның барысын да диярлек кулланып, укучыларга чын мәгънәсендә файдалы булырлык итеп, тагы да күбрәк кешеләрне эшкә "җигеп", бик бай эчтәлекле булып чыга башлый. Аудитория белән элемтә эшче авыл хәбәрчеләре челтәре аша тотыла, моңа бик зур игътибар бирелә. Шулай итеп, 60 еллар башында матбугат активистлары авыл хәбәрчеләре постлары оештыралар, алар фермаларга, бригадаларга рейдлар ясыйлар. Газетада ирекле инспекторларның отчетлары бастырыла.
1962 елда газетаның 48 нче санында соңгы биттә "Киләсе елдан башлап газета укучыларыбыз "Ленин юлы" (Чистай шәһәре) районара газетасын ала башлаячак" дигән хәбәр урнаштырылган. Шул елда Яңа Чишмә районы таратыла.
(дәвамы бар...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев