Реклама
Җәмгыять
Район халкы хәзер бушлай 20 телеканал карый ала
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды: хәзер алар санлы 20 федераль телеканалны бушлай карый алачак.
10 телеканалга тагын 10 канал өстәлде: РенТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВ-3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ һәм МузТВ.
Мәгълүм булганча, 2019 елда Татарстан “аналог”тан баш тартып, санлы телевидениегә күчәчәк. Санлы телеканалларны DVB-Т2 стандартында санлы сигналны кабул итүче телеприемник аша карарга мөмкин. Әгәр телевизор “иске” үрнәктә икән, бу очракта аңа санлы приставка – ресивер кирәк, ул сәүдә челтәрләрендә сатыла. Кабат пәйда булган каналларны кабул итү өчен пульт ярдәмендә санлы телеканалларны эзләп табарга кирәк. Белешмәләр өчен тел.: 8 (8555) 30-69-95, 8(843) 2000-528
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев