Район вәкилләре ВМФ көнендә " Сәмумда»
Хәрби-диңгез флоты көнендә Севастопольдә Кара диңгез флоты составында " Самум-616» корабле командасына Яңа Чишмә районыннан делегация килде.
Делегация составында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм активист, Яңа Чишмә мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы Әхтәм Хөснуллин бар иде.
Алар шефлыкка алынган корабта корабльнең барлык экипажы белән дә очрашканнар, бәйрәм белән котлаганнар һәм барысына да бәйрәм кичке ашы оештырганнар.
Булачак юбилей – 20 августта билгеләп үтелүче Кара диңгез флотының 41 нче ракета катерлары бригадасына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән «Сәмум»корабленең җиде хәрби хезмәткәренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташыбыз Әдәмсәдән ашыгыч хезмәт матросы Рәмис Әхмәтов та бар, командирлары аның турында намуслы, грамоталы матрос булуын әйткән.
- Бу язда дүрт егетебез шефлыкка алынган корабта хезмәт итәргә җибәрелде, - дип сөйли Валентина Семеняк, - без килгән көнне алар «учебка»да иде әле, ә хәзер, ант кабул ителгәннән соң, аларның өчесе корабта хезмәт итәргә кала, ә берсе диңгез пехотачысы булырга теләк белдергән. Татарстаннан анда барлыгы 13 егет хезмәт итә (Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистайдан). Татарстанның барлык егет-кызлары белән без рәсми булмаган шартларда очраштык, балаларны һәм аларның ата-аналарын борчыган нәрсәләр турында сөйләштек. Сөйләшү бик ышанычлы һәм күңелле булды. Әйе, хезмәт җиңел түгел, әмма моңа берәү дә өметләнмәде дә. Барлык матрослар командованиедән дә, хезмәттәшләре белән мөнәсәбәттән дә, тукланудан да, эштән дә, ялдан да канәгать - бу безне сөендерә. Барлык яңачишмәлеләр исеменнән без егетләргә уңышлы хезмәт телибез, чөнки алар бу айда ук инде хәрби заданиегә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев