Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үзәгендәге Заливная урамында ишегалды төзекләндереләчәк

Күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча 2019 елның июлендә старт алган “Бердәм Россия”нең “Безнең ишегалды” партия проектының беренче этабы дәвам итә.


Проект шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланган, ул “Татарстанда берничә ел дәвамында ишегалларын төзекләндерү буенча эш алып барыла, тик бу очракта “мәсьәлә киңрәк куела”. Ишегалды территориясе – ул кечкенә генә бер дөнья, анда теләсә кемгә уңайлы һәм җайлы булырга тиеш. Проектның төп идеясы – халык фикерен исәпкә алмый бер нәрсә дә эшләнергә тиеш түгел”, дип билгеләп үтте.
Безнең районда дүрт ишегалдында күп фатирлы йортларда яшәүче халык белән очрашулар булып үтте инде, ә узган атна азагында район үзәгендәге Заливная урамының 6, 8, 22 һәм 24 нче номерлы йортларда яшәүчеләр (барлыгы 40 фатир) үз ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсен хәл иттеләр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов,  “Татарстан – Яңа гасыр” Татарстан иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шамил Яһудинның ышанычлы вәкиле РМБ начальнигы Александр Еронтьев программаның асылын аңлаттылар һәм йортларда яшәүче халыкка үз тәкъдимнәрен кертергә куштылар. Һәр кеше ишегалдын ничек күрергә теләвен әйтә һәм булачак объектларның урнашу тәртибен масштаблы картада схемада күрсәтә алды.
Йортларда яшәүчеләр Нина Писцова, Елена Улитина, Ольга Говядинская, Любовь Потапова, Зоя Шувалова, Александра Таченкова һәм башкалар байтак кызыклы фикерләр белдерделәр.
Алар арасында карусель, таган, комлык, таучык урнаштырып (коймалап) яңа урында балалар уен мәйданчыгы төзү, үтеп йөри торган өлешне киңәйтү, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру,  ишегалдын яктыртуны яхшырту, автомашиналар өчен туктау урыны булдыру, канализация коеларын ремонтлау һәм ишегалдын яшелләндерү тора.
Барлык тәкъдимнәр язып алынды, алар системага салынып, төзекләндерү проектларын эшләү өчен ТР төзелеш министрлыгына тапшырылачак. “Безнең ишегалды” программасы биш елга (2020-2024 еллар) исәпләнгән һәм әлеге ишегалдын төзекләндерү 2020 елга планлаштырылган.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев