Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда аракы сату бераз кимегән

Яңа Чишмә районында алкогольле продукция 45 сәүдә ноктасында сатыла: "Татспиртпром" ААҖ нең 11 предприятиесе, 34 коммерцияле предприятие.

2017 елның гыйнвар-июнь айларында Яңа Чишмә районында 9,9 мең декалитр төрле алкогольле продукция сатылган, шулардан 6,4 мең декалитры Татарстанда җитештерелгән аракы һәм 0,1 - китерелгән аракы. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, китерелгән аракы сату кимү (0,1 мең декалитрга) хисабына 2017 елда аракы сату 2 % ка төшкән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, китерелә торган аракы сату 0,1 мең декалитрга кимегән. Анализ күрсәткәнчә, Татарстан аракысын, узган елдагыча, бик яхшы алалар. Республика буенча аракы сату гомумән 2 % ка арткан, Татарстанда җитештерелгәне - 6 % ка, китерелә торган аракы сату 17 % ка төшкән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ буенча (анда 6 муниципаль район керә) Татарстан аракысын элеккечә эчәләр, китерелгән аракыны 27 % ка азрак эчәләр, гомумән алганда аракыны 1% ка кимрәк кулланалар.
Җан башына исәпләгәндә Яңа Чишмә районында аракы сату узган ел дәрәҗәсенә карата 98 % тәшкил итә, республика буенча - 104 %, Чистай ТБ буенча - 102 %. 2017 елда Яңа Чишмә районында җан башына 6,8 литр аракы сатылган (2016 елда - 6,9), һәм бу Чистай ТБ гә керүче 6 район арасында иң зур күрсәткеч, икенче урында Чистай - 6,2, өченче Нурлат - 5,6 литр. Бер кешегә исәпләгәндә Спас районында барыннан да азрак сатылган - 4,1. Әмма әгәр дә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында бу күрсәткеч кимегән булса (2016 елга карата), калган 4 районда 3 тән 11 % ка чаклы арткан, Татарстан буенча да шулай ук (җан башына 6,8 дән 7,1 литрга чаклы арту күзәтелә).
Район авыл җирлекләре арасында җан башына алкоголь сату буенча Ленино АҖ алда бара - 12,58 литр (2016 елда - 14,92), икенче - Яңа Чишмә - 9,67 (2016 елда - 9,93), өченче - Акъяр АҖ - 7,97 (6,5 литр) - Архангел АҖ ны узып киткән (2016 елда 7,73 литр). Иң аз сатылган авыллар - Акбүре (2,01 литр) һәм Петропавел АҖ (2,65 литр). Әлеге күрсәткеч, Яңа Чишмә, Ленино һәм Архангел авыл җирлекләреннән кала, Буревестник, Зирекле һәм Черемухово АҖ -ләрдә кимегән, ә калганнарында арту күзәтелә (Тубылгытау элеккеге дәрәҗәдә - 3,06 литр).
1 августка булган торыш буенча ярты елда алкоголь продукциясе әйләнешен бозган өчен 4 сәүдә ноктасына гомуми күләме 44 мең сумлык штраф салынган. Августның беренче атнасында штрафның 15 мең сумы түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев