Реклама
Җәмгыять
Районда санитар- эпидемик торыш
Массакүләм йогышлы авыруларны кисәтү һәм бетерү, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген һәм санитар сак тәэмин итү буенча эшләрне координацияләү максатларында безнең район территориясендә санитар-эпидемиягә каршы комиссия оештырылган һәм эшли. 2018 елның беренче яртыеллыгында комиссия үз эшчәнлеген ничек башкаруы турында аның сәркатибе Галина Носова отчет тоткан.
- Отчет чорында 6 утырыш үткәрелде, анда проблемалы мәсьәләләр каралды, аларны хәл итү райондагы, шулай ук һәр торак пункттагы хәлләрне яхшыртырга булышлык итәчәк.
2018 елның эпидемия сезонында районда халык арасында грипп һәм кискен вируслы респиратор инфекцияләр белән авырауның эпидемия чигеннән артып китүе күзәтелмәде. ОРВИ авыруының 125 очрагы теркәлде, шуның 93 е – 17 яшькәчә балалар арасында. Үткән елның шул ук чорында 218 очрак теркәлгән иде. Авыруларның кимүенә түбәндәге чаралар ярдәмендә ирешелгән: райондагы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм колледжда грипп һәм ОРВИ авыруларының көндәлек мониторингы; мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә оптималь җылылык режимын саклау; биналарга дезинфекция һәм җилләтү режимнарын үткәрү; кышкы шартларда район учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшне тиешле температура режимын үтәп оештыру; ачык һавада эшләүчеләр өчен биналарда җылыту, киемнәрне киптерү һәм туклану өчен биналар белән тәэмин итү; поликлиниканың эш көнен озайту; поликлиникада, амбулаториядә грипп һәм соматик (тән) авырулар белән авыраучыларга аерым медицина хезмәте күрсәтүне оештыру. Кирәк булганда авыруларга 6 көнгә чаклы өйләренә барып хезмәт күрсәтелде. Һәм, әлбәттә инде, “Үзеңне һәм үзеңнең якыннарыңны сакла“ темасына прививкаларның әһәмияте турында “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы аша халыкка хәбәр итү, шулай ук вакцинаның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеге турында лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү, санбюллетеньнәр чыгару, брошюралар, буклетлар өләшү дә уңай нәтиҗә биргәндер.
Тиешле санитар-эпидемиологик торыш тәэмин итү, халык арасында массакүләм йогышлы авырулар килеп чыгуны, шул исәптә язгы ташу вакытында су юлы белән күчә торган авыруларны кисәтү максатыннан “Язгы чорда су басу күренешләре белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча эш планы“ расланган иде.
Ташу вакытында кичектергесез эш итү өчен оператив төркем оештырылган иде. Язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен матди ресурслар салынды, ул 2018 елның 1 гыйнварына 925 мең сум тәшкил итте.
Быел үткәрелгән комиссия тикшерүе күрсәткәнчә, район территориясендә куркыныч буалар юк, буалардагы 14 ГТС канәгатьләнерлек хәлдә, ә 26 үләт базы (шуның 9 сы себер түләмәсе авырулы һәм 17 се биотермик чокыр) су басу зонасына эләкми.
Әйләнә-тирәдәге мохитка контроль ясау максатында бактериологик лаборатория тарафыннан эчә торган су, һава һәм туфрак тикшерелде. Нормадан тайпылу ачыкланмаган.
Хайваннар арасында котыру авыруы белән авырау буенча эпизоотик торыш уңышлы кала бирә. 2018 елның беренче яртыеллыгында хайваннар тешләүдән зыян күрүчеләр – 2 очрак (2017 елда – 20).
Хайваннар арасында котыру авыруының соңгы очрагы 2015 елда теркәлгән. Котыру авыруы буенча эпизоотологик һәм эпидемиологик торышны яхшырту котыру авыруына каршы 7600 доза вакцина ташлау, шулай ук этләргә һәм 40 мәчегә анарабик вакциналар белән вакцинация ясау һәм санитар-эпидемиягә каршы комиссия карары белән районда үткәрелгән башка чаралар аркасында ирешелде.
Июньдә кискен эчәк инфекцияләреннән төркем белән авырау һәм авыру кабынып китү очракларына юл куймау максатында түбәндәге чаралар үткәрелде:
Массакүләм кискен эчәк инфекцияләре килеп чыкканда авыруларны хастаханәгә салу өчен дәвалау – профилактика учреждениеләренең әзерлеге тәэмин ителде, мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча бүлекләргә җәйге сәламәтләндерү лагеры эшен оештыруда даими контроль булдыру тәкъдим ителде; район газетасында профилактик язмалар бастырып чыгару оештырылган; АҖ башлыкларына су җибәрү (агызу) системаларын модернизацияләү һәм сулыкларны пычратуны булдырмау буенча чараларның үтәлешен тәэмин итү, тиешенчә оештырылмаган һәм күпләп халык ял итә торган урыннарда су коенуны тыю турында игъланнар урнаштыру тәкъдим ителгән.
2018 елны I яртыеллыгы өчен комиссия эшенә йомгак ясап, гомумән, куелган бурычлар хәл ителгән дип исәпләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев