Районга «РИТЭК» һәм «ЛУКОЙЛ»дан 11 грант тапшырылды
24 сентябрьдә Казанда «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында безнең район делегациясе катнашты. Яңа Чишмә районы 2 миллион сумнан артык күләмдә 11 грант отты.
«Экология» номинациясендә авыл җирлекләре башкарма комитетлары әзерләгән өч проект өчен сертификатлар тапшырылды: Архангел АҖгә — «Чиста авыл – сәламәтлек нигезе» (16 контейнер сатып алу), Чабаксар АҖ - «Матур бул безнең авыл паркы» (паркта мәдәни ял итү өчен җиһазлар сатып алу) һәм Черемухово АҖ - «Әйләнә-тирәбездә сәламәтлек чыганаклары» (чишмәләрне төзекләндерү).
Алты грант «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә тапшырылды: «Курчаклар дөньяны яхшырак итә» проекты өчен - Үзәкләштерелгән клуб системасына (буй курчаклар сатып алу), «Туган як көйләре» проекты өчен - Ленино авыл җирлеге башкарма комитетына (музыка кораллары сатып алу, сәхнә костюмнары тегү), «Мәктәп музее: тарихи туган якны өйрәнү» проекты - Красный Октябрь мәктәбенә (музей җиһазлары һәм инвентарь сатып алу), «Бистә боҗрасы» проекты - Яңа Чишмә ҮКС гә (сәхнә өчен җыела һәм сүтелә торган мобиль комплекс сатып алу), «Хәтер вакыттан көчлерәк!» проекты өчен - Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеена (музей, мультимедиа һәм цифрлы җиһазлар сатып алу), «Чыганакларны саклыйк» проекты - Черемухово мәктәбенә (интерактив комплекс, төпләү җиһазлары сатып алу). Ике проект авылда физкультура һәм спортны үстерүгә грантлар алды. «Фитнес-леди» проекты өчен - Яңа Чишмә спорт мәктәбенә (фитнес белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алу), «Бәхетле бала — сәламәт бала» проекты - Екатерина авыл җирлеге башкарма комитетына, ул бу номинациядә абсолют җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев