Районның яшьләр парламенты 2019 елга эшкә йомгак ясады
Яшьләр парламенты әгъзалары район яшьләре өчен күп фатирлы йорт төзү инициативасы белән чыктылар.
Районның яшьләр парламенты узган елга йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар куйды. Башкарылган эшләр турында доклад белән Яшьләр парламенты рәисе Ирина Лобачева чыгыш ясады.
2019 елда яшьләр парламенты әгъзалары укучыларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә актив катнаштылар, балаларның ялы һәм иминлеге буенча хезмәт күрсәтүне контрольдә тоттылар. Шулай ук барлык район чараларында һәм акцияләрдә катнаштылар. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге буенча начальник Нәзирә Кашапова үз докладында авыл яшьләре белән эшләүдәге уңышлар һәм яшьләрнең районда калмауларының төп проблемалары турында сөйләде.
2020 елга яшьләр парламентының төп бурычлары арасында язгы-көзге кыр эшләре барышына җәмәгать контроле, хезмәтне саклау һәм яшьләрне эшкә урнаштыру, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе, 2020 елгы сайлау кампаниясендә катнашу һәм башка бурычлар аталды.
Кызганычка каршы, яшьләрдән һәм яшьләр парламентыннан инициативалар кими бара, дип билгеләп үтте утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. «Сез дә булмаса кем? Сезгә монда балалар үстерәсе һәм бары тик сезнең инициативагыз белән генә район үсә һәм яхшыра ала», - дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.
Утырыш ахырында яшьләр парламенты әгъзалары район башлыгы Вячеслав Козловка район яшьләренә күп фатирлы йорт төзү мөмкинлеген карау буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев