Шахмайда "ТАТМЕДИА" АҖ газета-журналларын язылып алдыручылар арасында үткән конкурста җиңү яулаган Гөлнар Сабированы тантаналы төстә котлау чарасы булып узды.
Агымдагы елның августында "ТАТМЕДИА" АҖ дә массакүләм мәгълүмат чараларына язылып алдыручылар арасында призлар уйнатылган иде. Анда 15 кеше сарык йоныннан ясалган юрганга ия булды, өч кеше санлы фотоаппарат алды һәм бер абунәче исә төп приз-телевизор отты.
Моннан тыш, традиция буенча, иң актив абунәчеләр кызыксындыргыч призлар белән бүләкләнделәр. Акция кысаларында газета-журналларга язылганлыкка квитанцияләрен (барлыгы 2000 сумнан артыклык) Гөлнар Сабирова да җибәргән.Бу кызыксындыргыч приз иясе булу (эскәтер һәм шикәр савыты) өчен җитәрлек булган.
Приз иясен бүләкләү чарасында АҖ башлыгы Ильяс Гаризов һәм авылдашлары катнашты, алар Сабировларның Шахмайда иң күп газета-журнал укучы гаилә булуын билгеләп үттеләр.
- Гөлнар Камиловна, Сез газета-журналларга күптән языласызмы, күбрәк нәрсә турында укырга яратасыз?
- Бөтен гаиләбез - ирем дә, улым һәм кызым да "Сөембикә" журналын укырга яраталар. Төгәл беләм, 15 елдан бирле аны яздырып алабыз. Бу - гаилә журналы, дип исәплибез без, монда тормыш нигезләре тәҗрибәсе, гаилә традицияләре һәм киңәшләр еш басыла. Бу журналны күршеләргә дә укырга бирәбез.Без "Яңа Чишмә хәбәрләре"нең даими абунәчеләре, аны "безнең газета" дип йөртәбез, чөнки аннан без район яңалыкларын беләбез, читтән торып булса да, Яңа Чишмәдән кызыклы кешеләр белән танышабыз - бу рубриканы бик тә яратабыз.
"Көмеш кыңгырау", "Салават күпере", "Нәниләргә" дип аталган журналларга күптән язылабыз. Балалар кечерәк вакытта аларга әкиятләр, хикәяләр укый идем. Хәзер алар үзләре укыйлар. Ә 3 нче сыйныфта укучы кызым белән бергә анда басылган кроссвордларны чишәргә яратабыз.
Менә инде ике ел "Безнең мирас" журналын яздырам. Ул миңа музей директоры эшендә нык булыша. Романнар, хикәяләр, тарихи язмалар укыйм.
- Вакытлы матбугат адресына карата әйтелгән яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт, сезне "Иң актив абунәче" исеме һәм "ТАТМЕДИА"дан килгән бүләгегез белән котлыйбыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев