Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

12 апрельдә Зирекледән Разыя Минвәли кызы Сәлимхановага 95 яшь тула

Шөкер, бу көнне юбиляр сау — сәламәт, үз аягында, уй-фикерләре изгелектә булып каршы ала. Өлкән кешеләр өчен иң зур бәхет тә шулдыр, мөгаен. 

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Разыя апа хезмәт сөючән Хөсәеновлар гаиләсендә туып-үскән. Аның әтисе Минвәли гражданнар сугышында катнашкан, шунда яраланып инвалидлык алган һәм шуңа күрә Бөек Ватан сугышына чакырылмаган. Минвәли абый бар эшкә дә оста булган: авылда мичләр чыгарган, тимерче буларак комганнар, тазлар ясаган, самавырларны ремонтлаган, арканнар үргән, ә кызы Разыя кечкенәдән аның янында булган һәм ярдәм иткән: инструментларны биреп торган, кирәкле материалларны алып килгән, ә әнисенең күзләре авыртканга күрә, хуҗалык эшләрендә аңа да булышкан. Разыя апа балачак елларын иң бәхетлеләре дип искә ала, гәрчә ул чор ил өчен бик авыр булса да. Ачлыкка кагылышлы шундый хәтер-хатирәсе белән уртаклаша Разыя апа: олы апасы Мөшәрәфә кесәсенә ашарга пешерергә дип бер уч бөртек салган булган, әмма аны тентеп, шушы бөртекне тапканнар һәм кызны 2 елга хөкем иткәннәр. Ничек кенә авыр булмасын, сугыштан соңгы балачак еллары да тәмамлана, мәктәп еллары да үтә һәм яшь Разыя дуслары Зәйнәп Хәлиуллина, Мәүлия Камалова, Сания Вафина, Җөмхурия Биктимирова, Миңнеруй Газыймова, Факия Гайнатуллина һәм башка күрше кызлары белән бергә колхоз эшенә керешә, ә эштән соң кич утыруларга йөри. Разыя апа үзенең яшьлек елларын да бик җылы итеп искә ала. 22 яшендә ул 27 яшьлек Зирекле егете, Бөек Ватан сугышында катнашучы Исмәгыйль Сәлимхановка кияүгә чыга. Ул колхозда аккумуляторчы, электромеханик булып хезмәт куя. Разыя исә колхоз бригадиры кушкан төрле эшләрне башкара. 1969 елда Разыя төзүчеләр белән бергә балалар бакчасын ремонтлый, ә ул ачылгач, анда эшкә урнаша.

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Шул вакыттан бирле лаеклы ялга чыкканчы һәм аннан соң да Разыя апа «Йолдыз» балалар бакчасында эшли, балаларның иң яраткан апаларының берсенә әверелә. Ул елларда балалар бакчасында эшләүчеләрнең барысы да, балаларны карап тәрбияләү эшеннән тыш, урманнан утын ташыганнар, аны кискәннәр, мич якканнар. Үз хезмәте өчен Разыя апа байтак кына Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Разыя һәм Исмәгыйль Сәлимхановлар биш бала: Әбүзәр, Асия, Шәйхелислам, Ихсан һәм Ильясны тәрбияләп үстергәннәр. Ире белән 60 елга якын бергә гомер иткәннәр. Алар үз балаларын яратып, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстергәннәр. Уллары армиядә хезмәт иткән һәм әти-әниләре моның белән горурланганнар. 

«Ир-ат үз Ватанын яклый белергә тиеш, — ди Разыя апа. — Ә без, хатын-кызлар, гаиләне сакларга, балаларны үстерергә, аларга яхшы тәрбия бирергә, хезмәтне яратырга, тырыш булырга өйрәтергә тиешбез». Барлык балалары да үз гаиләләрен корганнар, әти-әниләренә 15 онык бүләк иткәннәр, хәзер инде оныкчыклары да күп. Разыя апа аларны санап тормады, балалар — гаилә өчен зур шатлык, дип кенә әйтте.

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Балалар үсә, картлар, кайвакыт яшьләр дә бакыйлыкка күчә: Разыя апа ике улын җирләгән. Ләкин бу авыр югалтуларны ул нык кичергән: уллары, әтиләре кебек үк, үзләре турында яхшы истәлек калдырганнар.
«Сезнең озын гомерле булуыгызның сере нәрсәдә?» дигән сорауга, ул елмаеп болай дип җавап бирде: «Хезмәт, хезмәт һәм бүген булмаган нәрсәгә иртәгә булыр дип ышану — өметләнү. Һәм безгә Ходайдан бүләк ителгән һәр көннең кадерен белергә кирәк».

Һәм бу ышаныч акланган: бүген Разыя апа бәхетле кеше. Бүгенге тормышка шатланып туймый: «Эх, ул бераз иртәрәк булган булса иде», — ди ул, елмаеп мине озатканда. Олы яшьтә булуына карамастан, ул үзен яхшы хис итә, чөнки ул балалары һәм оныкларының кайгыртуын һәм яратуларын тоеп яши.

Разыя Минвәли кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәла-казалар аны читләтеп үтсен, ә тормыш бары тик бәхетле һәм уңай мизгелләр генә бүләк итсен!

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Лидия Лотфуллинаның язмасын Лариса Федорова әзерләде.

Разыя апа: «Һәр көннең кадерен белик»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев