Редакциядә – яңа автомобиль
24 сентябрьдә Казанда “Татмедиа” АҖ алдындагы мәйданда шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Тантаналы шартларда ачкычларны ТР Президенты аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” АҖ директорлар Советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды. Редакцияләр автопаркы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме аркасында тулыланды, әлеге максатларга ул 22,5 млн. сум бүлеп биргән.
Ачкычлар тапшырганда Әсгать Сәфәров милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыткан, республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм милли мәдәниятне саклаган өчен редакцияләргә рәхмәт сүзләре белдерде.
Ул шулай ук яңа автомобиль ачкычлары тапшыру – бу массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә югары бәя, дип тә өстәде һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ышаныч белдерде.
Безнең редакция дә яңа “Лада-Ларгус” автомобиле алды һәм ул безгә районыбыздагы барлык торак пунктлардан газетада бастырып чыгару өчен материалларны тизрәк һәм оператив төстә әзерләргә булышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев