Яңа Чишмә авылында яшәүче Н.Л. Кәримов Газчылар законлы эш итәме? дигән сорауга аңлатма бирүне сорап редакция почтасына хат юллаган.
- Һәр айның 23 числосына кадәр телефон буенча санагычтагы күрсәткечне (мәгълүмат) әйтергә кушалар. Сез нинди закон буенча эшлисез? - дип сорыйм. Әгәр дә әйтмәсәң, безнең фатир санагычындагы күрсәткечне үзләре "түшәмнән" ала. Ул санагычтагыга караганда күбрәк була. Сезгә мондый күрсәткечне кем бирде? - дип сорыйм.
Әлеге ике сорауга "Нижнекамскгаз" ЭПУ начальнигы А.С. ТОКАРЕВ һәм Түбән Кама УРГН ТУ начальнигы Ю.В. САТТАРОВАЛАР җавап бирә:
- Кәримов Н.Л. мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:
"Газ белән тәэмин итүгә халык белән килешү" турында 3.1. пунктка нигезләнеп, газ санагычы (счетчигы) булган обонент теләсә нинди үтемле юл белән, шул исәптә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша да газны исәпкә алу приборындагы дөрес (чын) мәгълүматларны ай саен исәп-хисап (расчет) ясый торган айның 23 числосыннан да соңга калмый бирергә тиеш.
"Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ тапшыру (поставка) кагыйдәләре" турында 31 пункт буенча (РФ хөкүмәте карары белән расланган, 21.07.2008 ел, №549), әгәр абонент газны исәпкә алу приборындагы күрсәткечләр турындагы мәгълүматларны газ белән тәэмин итүчегә килешүдә билгеләнгән срокта бирмәгән очракта, узган чор өчен һәм исәп-хисап ясау чорына чаклы кулланылган газ күләме (абонент күрсәтелгән мәгълүматларны кабат биргәндә, әмма рәттән 3 айдан да артык түгел) бер елдан да ким булмаган чор өчен газны исәпкә алу приборы буенча билгеләнгән, кулланучы тарафыннан газдан файдалануның уртача айлык күләменнән чыгып билгеләнә, әгәр газны исәпкә алу приборының эшләү вакыты бер елдан кимрәк тәшкил итсә - газны исәпкә алу приборының фактта эшләгән чоры өчен.
Күрсәтелгән 3 ай вакыт узганнан соң киләсе һәр ай өчен исәп-хисап ясау чорына кадәр (абонент күрсәтелгән мәгълүматларны кабат биргәндә ) кулланылган газ күләме газдан файдалану нормативларына туры китереп билгеләнә.
2017 елның августыннан абонентларга газны исәпләү приборлары тарафыннан билгеләнгән күрсәткечләр язылган квитанцияләр - извещениеләр җибәрү исәп-хисап ясау аеның 24 нче числосыннан 26 сына чаклы башкарыла.
Газета укучы алга таба болай дип яза:
- Быел миңа ике контурлы мичне лицензиясе булган слесарь алыштырды. Әмма газчылар тавыш чыгарды: Ни өчен бездән рөхсәт алмадың? - диләр. Миңа документлар алып килергә куштылар һәм 470 сум акча түләргә мәҗбүр иттеләр. Еллык техник хезмәт күрсәтүләр барышында слесарь газ җиһазларының һәм вентиляция каналларының тарту көчен тикшерергә, аларны абонент кенәгәсенә язып куярга тиеш, әмма китапта бу графа (багана) бөтенләй юк. Ничек инде?
Н.Л. Кәримовның җылыту приборын алыштыру мәсьәләсе буенча НРЭГС (райгаз) начальнигы Владимир ДУНАЕВ җавап бирә:
- РФ Хөкүмәте Карарының 10 пункты буенча (№ 410, 14.05.2013 ел), йорт яки фатир эчендәге газ җиһазы составына керүче җиһазны алыштыру йорт яки фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт турындагы килешүне башкару кысаларында махсуслаштырылган оешма тарафыннан башкарыла. Атап үтелгән җиһазны махсуслаштырылган оешма вәкиле катнашыннан башка үзлегеңнән алыштыру рөхсәт ителми. Газ плитәсенә һәм фатир эчендәге газ үткәргечкә техник хезмәт күрсәтүгә килешү Н.Л. Кәримов һәм "Газпром трансгаз Казань ҖЧҖ "Нижнекамскгаз" ЭПУ га керүче Яңа Чишмә РЭГС ы арасында төзелгән, ике контурлы мичкә хезмәт күрсәтүгә килешү "Татрегионсервис" ҖЧҖ белән төзелгән.
Ике контурлы мичне урнаштыру, алыштыру һәм суүткәргечкә, төтен юллыгына тоташтыру кебек эшләр "Татрегионсервис" ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Заглушка урнаштырып ягу приборын (гамәлдәге) газүткәргечтән өзү һәм заглушканы салдырып тоташтыру эшләре акт-наряд буенча газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла (өй эчендәге газ үткәргечкә, газ миченә хезмәт күрсәтү чикләрен бүлү акты буенча).
2017 елның 2 ноябрендә Н.Л. Кәримовтан алыштыру эшләре белән бәйле ике контурлы мичне өзүгә гариза кергән. 2017 елда гамәлдә булган әлеге эш төренә бәяләр прейскуранты буенча башкарылган эшкә 203 сум 66 тиен күләмендә акт язылган булган. Шул ук числода Н.Л. Кәримовтан заглушканы салдырып газ үткәргеченә тоташтыруга гариза кергән. Әлеге эш өчен дә башкарылган эшләргә 267 сум 69 тиен күләмендә акт язылган.Нәтиҗәдә 471 сум 35 тиенлек эш башкарылган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев