Яңа Чишмә районын яңадан торгызганнан соң 1983 елда Яңа Чишмә РЭЭБ оеша.
Аның беренче начальнигы итеп РЭЭБне формалаштыруның барлык авырлыкларын үз җилкәсенә алган милиция подполковнигы Сәгыйров Сәгыйт Әхмәткәрим улы билгеләнә. Ул 1939 елда ТАССРның Октябрь районында туган (каты авырудан соң 1998 елда вафат була). РЭЭБ-нең үз бинасы булмый.
Район бүлеге хезмәткәрләре РайПО-ның элеккеге иске агач бинасына, янгын сүндерү часте бинасының бер өлешенә һәм ике вагонга урнаша. Үзәктән ягылмый. Агач биналар мич ягып җылытыла, моның өчен штатта мич ягучы булган. Оештыруда кыенлыклар булуга да карамастан, Яңа Чишмә РЭЭБ хезмәткәрләре үз эшләрен намус белән башкарганнар. 1988 елда Яңа Чишмә РЭЭБ-нең яңа бинасы төзелә. Хезмәткәрләрнең аерым кабинетлары булдырыла, автопаркны яңарта башлыйлар. Әмма хезмәт автотранспорты барыбер җитәрлек булмый һәм хезмәткәрләр ул вакытларда әле бик озак ачык сары төстәге мотоцикллардан файдаланалар.
.jpg)
Тәүлек буе кизү тору өчен автотранспортны шулай ук район оешмалары һәм хуҗалыклар бүлеп биргән, әмма бензин лимиты чикле булган. Шуңа күрә еш кына, нинди дә булса торак пунктка чакыру буенча килгәч, хезмәткәрләр автомашинаны, кагыйдә буларак, авыл советы бинасы янында калдырганнар, ә үзләре тиешле оператив - тикшерү чараларын үтәргә киткәннәр. Ул вакытларда ачык сары төстәге мотоциклларның тарихка кереп калуына, якын араларда автомашина һәр хезмәткә генә түгел, ә һәр участковыйга да бирелүенә - аның артына беркетелүенә, һәр хезмәткәрнең персональ компьютеры, кирәкле оргтехникасы, мәгълүматый базалар, төрле мәгълүмат банклары булачагына, аларның ЭЭБ оператив - хезмәт эшчәнлегендә актив файдаланылачагына ышануы да кыен була.
Совет милициясенең 100 еллык бәйрәме һәм Эчке эшләр хезмәткәрләре көне алдыннан төрле елларда Яңа Чишмә РЭЭБ-дә озак еллар лаеклы хезмәт иткән милиция ветераннарын искә алып үтәсе килә, бу: РЭЭБ начальнигы урынбасары, шулай ук тикшерү бүлеге начальнигы да булган Кузнецов Виктор Михайлович, начальник урынбасары , криминаль милиция начальнигы Моксинов Вәлиҗан Шәрипҗан улы, паспорт - виза өстәле начальнигы Воронина Татьяна Валентиновна, өлкән сорау алучы Иванов Филипп Владимирович, милиционер - шофер Барсуков Николай Александрович, ИВС милиционеры Фәттахов Рәфис Исмәгыйль улы, оператив кизү торучы Митрюхин Тихон Иванович (2008 елда үлде).
Аларга, шулай ук барлык ЭЭБ ветераннарына һәм полиция хезмәткәрләренә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, иминлек, оптимистик рухта булуларын, һәр нәрсәдә уңышлар телисе килә.
Валентина КОЗЫРЕВА, ЭЭБ-нең ветераннар
Советы рәисе
Фото В.С. Козырева
архивыннан
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев