Республика конкурсының зона туры оешкан төстә үтте
31 гыйнварда Яңа Чишмәдә “Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона туры булып үтте. Анда Кама аръягының 7 районыннан вәкилләр катнашты. 35 конкурсант 10 номинациядә чыгыш ясады.
Чыгышлар башланыр алдыннан РМЙга җыелган яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын жюри әгъзалары: Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова, “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гүзәлия Әхмәдиева һәм ТР Профсоюзлар федерациясе пресс-үзәге җитәкчесе Ирина Пузаковалар җылы сәламләде. Алар конкурсантларга уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңү яулауларын теләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгыш ясаучыларның барысы да конкурска бик тә яхшы әзерләнгәннәр, чөнки алар үз районнарындагы конкурсларда җиңүчеләр булган һәм зона турында катнашуга аеруча яхшы әзерләнгәннәр. Шуңа күрә компетентлы жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады, аларның иң яхшылары 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда үтәчәк финал турында чыгыш ясаячак.
Чыгышлар сәгать 10 да башланды һәм, бераз төшке ашка тукталып, кичке сәгать 5 кә кадәр дәвам итте.
Чара бер тында, матур узды. Монда оештыручылар – район җитәкчелеге һәм мәдәният хезмәткәрләре зур хезмәт күрсәткән.
Тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына “Хатын-кыз – ана” һәм “Өченче яшь героинясы” номинацияләрендә катнашкан конкурсантлар чыгышы бик тә ошады. Шуңа да барлык җиде конкурсант та җиңүчеләр дип танылды, алар арасында безнең районнан Тубылгы Таудан күп балалы ана Рәйхан Әхмәтова һәм Ленинодан Любовь Сидоровалар бар.
Конкурсантлар 7 – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан иде. Аларның барысы да төрле һөнәр ияләре – укытучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә, пенсионерлар да, социаль хезмәткәрләр дә, балалар бакчалары хезмәткәрләре дә. Алар үз сәләтләре, тәҗрибәләре, ни белән шөгыльләнүләре, уңышлары турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр, барысы да бик матур килеп чыкты. Барлык районнардан килгән җанатарлар төркеме аларның барысын да көчле алкышларга күмде.
Барлык районнардан җыелган конкурсантлар арасыннан 19 катнашучы җиңүче дип танылды, шул исәптә безнең районнан – Яңа Чишмәдән Светлана Мартышова (“Хатын-кыз – лидер” номинациясендә),Яңа Чишмәдән Виктор Калмыков (“Ир-ат – лидер” номинациясе) һәм Әдәмсәдән Михаил Борисов (рәсемдә)(“Ир-ат – намуслы йөрәк” номинациясе).
Конкурсның зона турына йомгак ясап Гүзәлия Әхмәдиева җылы кабул итүләре һәм чараны матур оештырулары өчен Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмавын да ассызыклады. “Барысы да булдырды, барысы да җиңүче”, - диде ул.
Конкурста катнашучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Конкурстан фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев