Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Революция һәм гражданнар сугышында катнашучыларны искә алдык

15 ноябрьдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы чикләрендә 1918-1920 елларда гражданнар сугышында катнашкан зиреклеләрнең балаларын һәм оныкларын кабул итте, дип хәбәр итте редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.

- Иң авыры әлеге вакыйгаларда катнашучыларны ачыклау булды. Шәхсән әлеге мәсьәлә белән күптән, ил буенча һәм дөньяда әле Совет властеның 50 еллыгын билгеләп үткәндә, 1967 елда һәм соңрак шөгыльләндем . Зирекледә, уйда гына булса да авылдагы барлык гаиләне урап чыгып, без аларны эзләдек. Нәтиҗәдә 139 кешедән торган исемлек барлыкка килде. Ул минем "Зиреклем тамырлары. 1832-1970 еллар" китабына кертелде. 70 нче елларда гражданнар сугышында катнашкан Нурхамәт бабай Нуруллин (1900-1992), Сәлих бабай Камалов (1900-1982), Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингали бабай Газыймов (1904-1997), Сәлих бабай Габетдиновлар (1908-1999) безнең белән очрашып , хәтер-хатирәләрен яңарткан иделәр.
- Кызганычка каршы, мин республиканың Милли архивында исемлек һәм картотекалар тапмадым, чөнки мондый учетка алу картотекалары 75 ел узганнан соң юкка чыгарыла.
Әлеге кешеләрнең балаларын һәм оныкларын (хәзер Зирекледә яшәүче) ачыклау икенче этап булды. Балаларына килгәндә, алар инде берәмләп кенә санарлык, чөнки иң яше дә 70 тән узган. Шушы гражданнар сугышында катнашкан 139 кешенең 21е Бөек Ватан сугышына алынган (мобилизацияләнгән), шулардан 10ысы сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган, 11есе Җиңү яулап кайткан. 41 кеше 1942 елда хезмәт армиясенә мобилизацияләнә: тылда заводларда, төзелештә, кыскасы, кая эшче куллар таләп ителә, шунда эшләгәннәр. Алар турындагы язмалар фоторәсемнәре белән минем "Сугыш өткән еллар. 1941-1945 еллар" китабыма кергән. 139 кешенең калган 77есе турында бездә мәгълүматлар юк. Алар тарихның өйрәнелмәгән битләре булып калалар.
... Музейда очрашуда җылы атмосфера хөкем сөрде. Анда 100 дән артык кунак чакырылган иде. Рифгат Гаяз улы Фәсахов Коръәннән сүрәләр укыды. Мәңгелеккә күчкән ата-бабаларыбыз рухына бергәләп догалар кылдык. Кунаклар алдында дәртләнеп авыл тарихы һәм аның халкы турында өйрәнүче Рөстәм Кашапов, Рамазан Кадыйров һәм әлеге юллар авторы - Мидхәт Газыймовлар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев