Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Контроль комитеты рәисе Олег Викторович Морозовның медицина хезмәткәре көне белән котлавы

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сез — иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсен сайлагансыз. Мин һәрвакыт ак халатлы кешеләр өчен кайгырту хисләре кичердем, чөнки сез көн саен сәламәтлек өчен көрәшнең алгы сызыгында торасыз! Бу аеруча коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә сизелде, чөнки сез үз өстегезгә зур йөк алып, илгә шушы авыр чорны кичерергә ярдәм иттегез. 

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Медицина хезмәткәрләре арасында һәрвакыт энтузиастлар бар, үз эшенең фанатлары да шактый. Бу да бик мөһим, бигрәк бүгенге көннәрдә. Сезнең ярдәмегез фронтта, яраланган хәрбиләр дәвалана торган госпитальләрдә һәрвакыт кирәк, анда сезнең хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз чыннан да могҗизалар тудыра. 

Ак халатлы барлык кешеләргә, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарына олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев