Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Яңа Чишмә халкын Россия көне белән котлаган

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов:

«Кадерле дуслар! Еллар үткән саен әлеге бәйрәм безнең тормышыбызда тагын да мөһимрәк урын ала. Илдә аның барлык гражданнары тарафыннан туган җиргә хөрмәт белдерү, бөек Россияне булдырган ата-бабаларны искә төшерү өчен билгеле бер көн булырга тиеш. Моның өчен елның кайсы көне яхшырак булуы турындагы бәхәсләрне, әйдәгез тарихчыларга калдырыйк! Бүген исә, илебез катлаулы тарихи сынаулар алдында торганда, безнең барыбызга да Ватанны бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрвакыт ярату кирәкләге турында онытмаска кирәк. Ә 12 июнь — Россия көне, бу хакта кычкырып әйтә торган һәм безне барлык идеологик каршылыкларны кире кагып, илне саклап калу һәм алга таба да үстерү өчен берләштерә торган көн. Татарстан — ул Россиянең үзәге, аның милләтара һәм конфессияара камертоны. Һәм монда без үзебезне зур илнең бер өлеше итеп хис итәбез. Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Бергә булганда — без көчле! Без бергә булганда — башкалар Россияне җиңә алмас!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев