14 мартта Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә районы халкы белән очрашу үткәрде.
Алдагы көндә аңа 4 кеше кабул итүгә язылган. Аларның барысы да билгеләнгән вакытка кадәр ярты сәгать алдан килгән. Депутат килгән кешеләрне көттереп тормады һәм "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү ишекләре алар өчен инде ачык иде.
Сорауларның иң күбесе авыл хуҗалыгы оешмалары башлыкларыннан булды. Алар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең түбән булуыннан, шулай ук Россельхозбанкта ташламалы кредит алуда кыенлыклар булуга борчыла.
Кабул итүдә депутаттан тыш район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе секретаре Вячеслав Козлов та бар иде. Айрат Хәйруллин район башлыгына "Район фермерларына ташламалы кредит бирү турында" хат әзерләргә кушты.
Район дәрәҗәсендә хәл итү мөмкин булмаган мәсьәләләр дә булды - бу водокачкаларны лицензияләү буенча, республика программаларында катнашу шартлары турында, юлларны ремонтлау буенча һ.б.
Барлык мәсьәләләр дә карап тикшерелде һәм урында аңлатмалар бирелде.
Айрат Хәйруллин кабул итүгә килүчеләрнең барысын да тыңлады. Яңа Чишмә халкыннан кергән тәкъдим һәм үтенечләрне җентекләп өйрәнергә (тикшерергә) вәгъдә бирде.
Лариса Федорова
Депутат кабул итүендә. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев