Өргәнчә авылы Өргәнчә елгасы буйлап, Зирекледән 8 км ераклыкта урнашкан, ә әйләнә-тирәсендә калкулыклар, урманнар. Кайдадыр әлеге калкулыкларда яисә урман буенда Кызыл китапка кертелгән бик тә матур һәм сирәк очрый торган язгы адонис үсемлеге дә үсә.
Бераз тарих
Өргәнчә авылы тарихы 1739 елдан башлана. Авыл халкы игенчелек, терлек үрчетү, мичкә ясау эше белән шөгыльләнгән. 1856 елда авылда Николя чиркәве, ә 1873 елда аның каршында земство карамагындагы мәктәп ачыла. Авылда 3 тегермән, 2 вак-төяк сатыла торган кибет була. Авылдагы халык саны турындагы беренче мәгълүматлар ир-егетләр исәбен алудан башлана: 1782 елда алар 57әү була. 1859 елда барлык халык саны 607 кеше тәшкил иткән, ә 1920 елга авыл халкы 1245 кешегә чаклы арткан. Аннан соң ел саен аның кими баруы күзәтелгән. Күпчелек очракта бу гражданнар сугышы, ә аннан Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Егерменче гасыр уртасына Өргәнчә халкы икеләтә кимегән, калганнары да шәһәрләргә күченеп китә башлаганнар. Чиркәү ябылган, анда мәктәп урнашкан, аннан соң ул да юкка чыккан. Тарихи һәйкәлнең бер ташы да калмаган.
Өргәнчәнең иң яшь кешесе - икенче сыйныф укучысы Данил Бакалов. Ул авылга бердәнбер мәктәп укучысы һәм мәктәп әлеге авылда 2009 елда ук ябыла. Данил мәктәп автобусында Зирекле лицеена йөреп укый. Малай татулык һәм эш сөючән, биергә ярата, концертларда катнаша, аны укытучылары бик мактый.
Өргәнчә кебек авылда гына игелекле кешеләр туа һәм яшидер, мөгаен. Менә Өргәнчәнең иң өлкән кешесе Савельева Екатерина Ивановна (аңа 82 яшь) безне авылча бик җылы каршылады. "Өйгә үтегез, камырым да өлгерде, үзегезне пирожкилар, чәй белән сыйлармын", - ди. Без баш тарткач та үпкәләмәде үзе. "Аңлыйм, ашыгасыздыр инде", - диде.
- Сез ничек яшисез, шул хакта сөйләгез әле, - дибез.
- Ходайга шөкер, әйбәт! Дүрт баланы аякка бастырганда авыр чаклар да бар иде. Ирем нык авырды, миңа гаиләбезне туендыру, киендерү өчен алсыз-ялсыз колхозда эшләргә туры килде. Минем авыр хезмәтемне күреп үскәнгә, балаларым бар да шәһәргә китте. Шулай да еш кайталар,бөтен эштә булышалар, йортны, өйне ремонтлыйлар, ясыйлар - төзәтәләр.
- Авылыбыз ямьләнә бара: юллар да әйбәт, газ, су кергән, медпункты, кибете бар. Авыл Советыннан, берәр нәрсәгә мохтаҗлыгыгыз юкмы дип, гел сорап торалар. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирәләр. Күптән түгел районнан Рәхмәт хаты да тапшырдылар. Хәзер, күрсәтим әле, - диде.
Екатерина Ивановнага күпьеллык фидакарь хезмәте өчен район башлыгы Вячеслав Козлов рәхмәт белдергән.
- Мин 70 яшемә чаклы мәктәптә техничка булып эшләдем, утынын да үземә хәзерләргә, мичен дә ягарга туры килде. Ул заманда авылда бөтен кешегә авыр иде. Аның каравы хәзер өйдә утырабыз, хат ташучы пенсия китерә, безгә күрсәтелгән хезмәтләр өчен квитанцияләрне алып акчасын да түли, бик зур рәхмәт үзенә, дип рәхмәтен белдерә Екатерина Ивановна хат ташучы Разыя Галимуллинага.
Болытлы октябрь көнендә авыл урамнарында кешеләр йөргәне күренми, тынлыкны кошлар тавышы гына боза. Сибәләп яңгыр явуга карамастан, йортында, бакчасында кайнашучылар күренгәли: авыл кешесенең хуҗалыгында беркайчан эш бетми ул.
- Исәнмесез. Кечкенә авыл өчен сезнең йортыгыз гадәти түгел. Үзегез төзедегезме?
- Гадәти булмаган җирдә йортлар да гадәти булмаска тиеш, - диеп елмаеп сүзгә кушылды хуҗабикә Валентина Кубышкина.
- Биредә көзен-кышын да бик матур, язгы-җәйге матурлыкны сөйләп торасы да юк. Һавасы чиста, саф сулы чишмәләре, хәтфәдәй яшел үләннәре, җиләкләре, гөмбәләре - мондый бәхет турында күпләр хыяллана гына ала, ә безнең янәшәбездә бар да бар. Табигать-анабыз биргән муллыкка, байлыкка рәхәтләнеп туя алмыйбыз.
Бу рәхәтлек Кубышкиннарның хезмәт нәтиҗәләрендә күренә: шәхси йортларында 10 баш дуңгыз, кош-корт, 100 оя умарта, 2 сыер, 1 баш үгез асрыйлар (әле балалар үстергәндә 15 баш сыер да тотканнар). Гаилә башлыгы Владимир көзге эшләрен төгәлләп, хәзер умарталыгында кайный.
Валентина өй эшләрен башкарган арада, уллары Иван мал-туар карый.
Быел көз Иван Кубышкин армиягә чакырыла. Хезмәт тәрбиясе һәм алган югары белеме Иванга хәрби бурычын үтәгәндә дә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Ул үз фамилиясен акларлык егет: сугыш елларында Өргәнчә авыл Советыннан Кубышкин фамилиясен йөрткән 14 кеше сугышка киткән, аларның күбесе хәзерге Кубышкиннарның туганнары. Иванның өеннән хәрби комиссариатка бару юлы Хәтер чишмәсе яныннан уза, анда мәрмәр плитәгә Бөек Ватан сугышының батыр сугышчылары - авылдашларының фамилияләре уеп язылган. Берничә ел элек бу чишмә төзекләндерелгән һәм ул хәзер авыл халкы, килгән кунаклар өчен изге урын санала.
Хәтер исән чакта
Тагын бер чишмә бар һәм көченнән килгәнчә аны төзекләндерүче кеше дә бар: өстәл, эскәмияләр, чишмә тирәсенә икона да беркетеп куйган. Бу - Өргәнчә кешесе Иван Комаров. Ул Түбән Камада яши һәм эшли, әмма ата-анасы йортын ташламый, карап, бизәп тора. Һәм, кем белә, бәлки пенсиягә чыккач, алар хатыны белән туган якларына, үзләренең умарталыгына, дуслары янына яшәргә кайтырлар. Әнә бит Поликарповлар кайткан, кәҗә асрыйлар, тормышларына сөенеп туя алмыйлар. Ә алга таба, бәлки аларның балалары, оныклары да монда тартылыр...
Бакыйлыкка күчкән кешеләрне өргәнчәлеләр аерым хөрмәт белән искә алалар: алар үзләренең вакытларын, акчаларын кызганмый, ике зиратны да төзекләндергәннәр - Өргәнчәдә һәм Нагорныйда.
АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов: "Кубышкиннар гаиләсе Өргәнчәдә 24 ел яши, шәһәрдән күченеп кайткач, алар фәкать шәхси хуҗалык белән генә шөгыльләнәләр, шуның белән яшиләр дә. Монда күченеп кайтканда юл да, урам яктырткычлары да юк иде, әмма алар кыенлыклардан курыкмадылар. Үзләренә матур гына йорт төзеделәр, кыз белән улларын ВУЗ-ларда укыттылар. Үзләренә трактор, машина сатып алдылар. Шәхси хуҗалык кешене матди яктан тәэмин итүнең ачык мисалы менә шул инде.
Клуб мөдире Оксана Мишутина авылда бәйрәмнәр ничек үтүе турында сөйләде.
- Өргәнчәдә даими яшәүчеләр саны 35 тән артмый (калганнары бары тик монда теркәлгән генә), без һәммәсенә игътибар итәргә тырышабыз һәм һәркайсын рәсми төстә чараларга чакырабыз. Өйләрдән алып килгән сый-нигъмәтләр белән чәй табыннары оештырабыз, таныш җырларны җырлыйбыз, биибез. Зур бәйрәмнәргә районнан артистлар чакырабыз. Һәр пәнҗешәмбе көнне пенсионерлар өчен "Дәвалаучы" түгәрәге үткәрелә. Түгәрәкне ФАП фельдшеры Рәзинә Гарифуллина үткәрә. Ул сәламәтлекне саклау һәм кайгырту турында әңгәмәләр алып бара, киңәшләр бирә. Һәм боларның барысы да файдалы үләннәрдән әзерләнгән чәй табыны янында үтә.
Нет комментариев