Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Фәсахов: «Иң мөһиме — юллардагы куркынычсызлык»

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, агымдагы елга юлларның торышын яхшырту буенча нинди эшләр планлаштырылган — әлеге сораулар белән без район башкарма комитеты җитәкчесе, ЮХИ буенча комиссия рәисе Ринат Фәсаховка мөрәҗәгать иттек.

Безнең әңгәмә

— Ринат Рифгатович, комиссиянең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды. Сез аның эшен ничек бәялисез?

— Минемчә, комиссия 2023 елда шактый нәтиҗәле эшләде. Биш утырышта да без көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм аларның күбесе буенча тиешле чаралар күрелде.

— Конкрет мисаллар китереп буламы?

— Мәсәлән, кайбер мәгариф учреждениеләре янындагы юл-урам челтәрләрен ГОСТ таләпләренә туры китерү буенча мәсьәләләр күтәрелгән иде. Бу эш Акъярда, Красный Октябрьдә, Архангел, Петропавел, Волчья Бистәләрендә һәм район үзәгендә башкарылган. Яңа юл билгеләре, юл тамгалары куелды һәм җәяүлеләр кичүе билгеләнде.

Шулай ук Әдәмсә, Яңа Чишмә, Красный Октябрь, Акъяр, Петропавел Бистәсендә муниципаль юл фонды акчалары хисабына (гомуми суммасы 19 млн сумнан артык) ясалма тигезсезлекләрне, җәяүлеләр кичүен төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.

Соңгы елларда халык мөрәҗәгатьләреннән соң тротуарларны төзекләндерүгә игътибар бирелә. 2023 елда алар район үзәгендәге Яшьлек һәм Төзүчеләр урамнарында үзара салым һәм муниципаль юл фонды акчаларына ясалды.

Шулай ук чокырларны ремонтлау (ямау), юл билгеләре һәм юл тамгалары салу буенча да эшләр башкарылды.

— Агымдагы ел, дөресрәге кыш, күп кар яуганлыктан, аеруча истә калачак. Юлларны тиешле хәлдә тоту мөмкин булдымы?

— Әйе, кыш аномаль явым-төшем аркасында экстремаль булып чыкты. Бәхеткә, район территориясендә гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. Кар яуган көннәрдә барлык хезмәтләр тәүлек әйләнәсе диярлек эшләде, юлларны йөрерлек хәлдә тоттылар, катлаулы участокларда көчле махсус техника кизү торды.

Юлларны карап тотуда һәм урамнарны чистартуда «Яңа Чишмә ТКХ» МУП (аларга республика тарафыннан бүлеп бирелгән ике махсус техника берәмлеге дә зур ярдәм күрсәтте), «Алексеевскдорстрой» АҖ, Виктор Попков, Дмитрий Ембахтов тракторлары һәм авыл җирлекләрендә килешү буенча ялланган башка шәхси эшмәкәрләр намус белән хезмәт куйдылар.

Бу чорда урамнарны һәм юлларны чистарту буенча халыктан мөрәҗәгатьләр булды, анда аз куәтле МТЗлар эшне көчәйтә алмады. Без исә мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тырыштык.

Буран аркасында 60 пассажирлы рейс автобуслары тоткарланган очрак булды. Алар Акъяр авылында кайнар чәй, җылыту урыны белән тәэмин ителде, ә юл ачылу белән алар үз юлларын дәвам иттеләр.

Район үзәгендә кыш дәвамында урамнардан кар чыгару оештырылды (50 мең кубометрдан артык чыгарылды).

Мин кышкы чорда намуслы эшләгән һәм юлларның нормаль торышын тәэмин иткән барлык хезмәтләргә рәхмәт белдерәм.

— Кар күп булу сәбәпле, яз көне су да шактый булыр.

— Әйе, язгы су ташуны курку белән көтәбез. Ләкин су басуга әзерлек бара. Юлларда һәм урамнарда су үткәрү торбалары чистартыла, район үзәгендә кар чыгару дәвам итә, су дәрәҗәсенең күтәрелүен даими контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.

— Ринат Рифгатович, агымдагы елга нинди юл эшләре планлаштырылган?

— Республика программалары буенча барлык эшләр дә дәвам итәчәк. Район үзәгендә 15 млн сумлык юл-урам челтәрләренә ремонт ясалачак, Яңа Чишмә, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Акъяр һәм Яңа Иванаевода 20 млн сумлык ЩПС (ташлы-комлы катнашма) салу планлаштырыла, шулай ук район үзәгендә гомуми файдаланудагы юлларда (якынча 22 млн сумлык) юл эшләре дә дәвам итәчәк.

Шулай ук юлларны карап тотуга, юл билгеләре куюга, юл тамгалары куюга, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерүгә һ. б. аерым игътибар бирәчәкбез.

— Комиссиянең барлык утырышларында да балаларның иминлеге, балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү мәсьәләсе карала.

— Бу мәсьәләләр махсус контрольдә. Кызганычка каршы, 2023 елда безнең район территориясендә (Әдәмсә юл чатында) ЮТҺдә ике бала һәлак булды. Без бу урында светофор урнаштыру мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргән идек. Безне республика инстанцияләрендә ишеттеләр бугай һәм быел светофор комплексы урнаштырыла башлаячак.

Мәктәп автобуслары эше, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында җәяүлеләр үтү урыннарын төзекләндерү безнең даими контрольдә тора һәм районда бернинди дә хокук бозу фактлары теркәлмәгән.

— Быел да комиссиянең нәтиҗәле эшләвен телибез.

-Рәхмәт. Безнең өчен иң мөһиме — юллардагы иминлек, халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау һәм безнең барлык тырышлыкларыбыз нәкъ менә шуңа юнәлдереләчәк.

Районның барлык халкына мөрәҗәгать итеп, шуны да билгеләп үтәсем килә: юллардагы иминлек — юлның яхшы булуына гына түгел, ә безгә — шоферларга һәм җәяүлеләргә дә бәйле. Үзара әдәпле булыгыз, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә хөрмәт белән карагыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Фәкать шул чакта гына юлларда куркынычсызлык тиешенчә булачак.
Әңгәмәне Азат Мусин үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев