19 декабрьдә РМЙ да районның 265 баласы өчен Чыршы бәйрәме булып узды.
"РИТЭК" компаниясе ел саен сәләтле балалар: уку отличниклары, БСМ-нең яшь сәләтлеләре, Балалар иҗат үзәге дипломантлары, конкурсларда, олимпиадаларда, спартакиадаларда һ.б. ярышларда җиңүчеләр, шулай ук опекага алынган һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар һәм сәламәтлекләре какшаган балалар өчен шушындый чараларга химаячелек итә.
Әлеге бәйрәмдә балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре вәкилләре каршы алды.
Тантана башлангач барлык җыелучыларны "Тат РИТЭКнефть" профкомы рәисе урынбасары Галина Крайнова якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм барысына да яхшы кәеф теләде. Һәм менә сәхнәдә сәхнәләштерелгән яңа ел тамашасы башланды. Геройлар һәм персонажлар яшь тамашачыларны искиткеч әкият иленә алып кереп киттеләр. Казаннан килгән артистлар бик матур тамаша күрсәтте, монда яшь тамашачылар үзләре дә актив катнаштылар. Алар Куянкай, Хамелеон һәм Янут кебек әкият геройларына теге яки бу табышмакларны чишәргә, дөньяны төрле төсләргә буяр өчен югалган буяуларны табарга ярдәм иттеләр. Һәм хәтта шушы буяуларны урлаган мистер Пакостьны эзләргә дә булыштылар. Бу бик тә күңелле тамаша булды, иң мөһиме - гыйбрәтле, сабак алырлык иде.
Инде менә әйләнә-тирә төрле төсләргә кереп балкыгач, сәхнәдә Кыш бабай һәм Кар кызы пәйда булды. Балалар бердәм төстә: "Чыршы уты, кабын!" - дип сорадылар һәм ул яңа ел утлары белән җемелди башлады. Һәм монда инде балалар тамаша геройлары белән бергә тамаша залыннан салмак кына фойега үттеләр. Монда, шактый гына зур әйлән-бәйлән оештырып, чыршы турында традицион җыр башкардылар. Кыш бабайга шигырь сөйләргә теләүчеләр дә байтак булды, ә Чулпан Хәйруллина һәм Каринэ Мазманян әле аңа җыр да җырладылар. Аларның чыгышы Кар кызына бик ошады, ул бу турыда кызларга әйтеп, истәлеккә бергә фоторәсемгә төшәргә тәкъдим итте.
Бәйрәм инде фотосессиягә әйләнде: һәркем матур итеп бизәлгән залда Кыш бабай, Кар кызы һәм, әлбәттә инде, әкият геройлары белән фотога төшәргә теләде.
Шуның белән мавыгып киткән балалар Кыш бабай капчыгында көткән тәм-томнар салынган пакетлар турында да оныттылар. Шулай да, бәйрәм азагында бүләкләр инде балалар кулында иде һәм алар бик канәгать булып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев