Әһәмиятле дата уңаеннан чараны оештыручылар - ЗАГС һәм мәдәният бүлекләре - районда берничә дистә ел бергә гомер иткән һәм, иң мөһиме, никах теркәгән көннәре 12 декабрьгә туры килгән лаеклы гаилә парын эзләүне максат итеп куйганнар. Хәер, шул көнгә туры килмәсә дә, мондый гаилә табылган, Акъярдан ирле -хатынлы Шәйхетдиновлар нәкъ менә 33 ел элек 14 декабрьдә гаилә корган.
Әлеге үрнәк гаилә - гаилә учагын саклаучы, дүрт бала анасы Ризифә Нәбиулла кызы турында без газетабыз битләрендә язган идек инде. Гаилә башлыгы Рәмис Мөкатдәс улы күп еллардан бирле шофер булып эшли, Ризифә Нәбиулла кызы - Акъяр авыл җирлегендә бухгалтер. Шәйхетдиновлар гаиләсендә һәрчак мәхәббәт, җылы атмосфера һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Рәмиснең әтисе алар белән бергә яши, гаиләдәгеләр аны хөрмәт итеп, кайгыртып торалар. Рәмис белән Ризифә үз балаларын да үзләре белгән һәр нәрсәгә - йортны яхшы хәлдә тоту, өй тирәсендәге хуҗалыкны алып бару, техниканы белү кебек эшләргә өйрәткәннәр. Әлеге матур гаилә авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова ирле-хатынлы Шәйхетдиновларны җылы котлап, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды, алар әле тырыш хезмәтчәннәр дә, зур ярдәмче хуҗалыкларында 5 сыер асраулары хакында да әйтеп үтте.
Яшь яңачишмәлеләр: Артур Закиров (район үзәгеннән), Виталий Яковлев (Красный Октябрь), Әдинә Хәйдәрова (Акбүре) һәм Зөлфия Шәвәлиеваларның (Сөлчәбаш) паспорт алу чиратлары да килеп җитте. Тик иң элек алар Россия символларын дөрес итеп әйттеләр, чараны алып баручыларның барлык сорауларына җаваплар бирделәр. "Тантана сәбәпчеләрен" зал үзәгенә чакырдылар. Әлбәттә, балалар бик канәгать булган. Алар матур итеп киенеп килгәннәр һәм шушы тантаналы чарага, үзләренә булган игътибарга сөенделәр, әлеге яңа статусның әһәмиятен тойдылар. Алар Надежда Попковадан җылы сүзләр, әти-әниләренең, авыл җирлекләре башлыкларының котлауларын ишеттеләр, "Бердәм Россиянең Яшь гвардия"се активистларыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Һәрвакыттагыча, РМЙ артистлары һәм алып баручылар Илназ Шәйхетдинов белән Анна Суворова һәммәсенә дә бик матур лирик һәм патриотик җырлар бүләк иттеләр.
Традиция буенча тантананы Россия гимны төгәлләде, ә аннары чарада катнашучылар барысы бергә фотога төштеләр.
- Барысы да ошады, - дип җавап бирде шатлыктан балкып торган Әдинә Хәйдәрова, яңа паспорт һәм бүләген күкрәгенә кысып. - Бу шундый бәйрәм, аны аңлатып бирү мөмкин түгел!
- Надежда Ивановна сүзләреннән соң мин үз илем, Татарстаным, районым һәм Яңа Чишмә өчен горурлану тойдым, - ди яңа паспорт алган уку алдынгысы Зөлфия Шәвәлиева, аңа 1 декабрьдә 14 яшь тулган.
- Әлбәттә, мин бик шат, кызым мөһим документлы булды, - дип өстәде аның әтисе Сәүбән Шәвәлиев. - Моңа кадәр әле гел кечкенә кебек иде. Хәзер бөтенләй башкача бит!.. Әлеге уңайдан хәзер торт сатып алып, өйдә бәйрәм өстәле әзерләрбез.
Ольга Иванова.
Тантанадан башка фотоларны безнең газетабыз сайтында (novoshishminsk.ru) карый аласыз
Нет комментариев