Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Хаматов: “Яңа Чишмәне бары яхшы сүз белән искә алам“

Шушы көннәрдә Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Гариф улы Хаматов үзенең юбилеен - 60 яшь тулуны билгеләп үтә. 40 ел хезмәт эшчәнлегенең 17 елын ул намус белән безнең Яңа Чишмә районында төрле җитәкче урыннарда эшләп үткәрде. Яңа Чишмә районы оешып, ике айлап вакыт үтүгә, яшь, көч-куәте ташып торган, Чистай...

Шушы көннәрдә Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Гариф улы Хаматов үзенең юбилеен - 60 яшь тулуны билгеләп үтә. 40 ел хезмәт эшчәнлегенең 17 елын ул намус белән безнең Яңа Чишмә районында төрле җитәкче урыннарда эшләп үткәрде.

Яңа Чишмә районы оешып, ике айлап вакыт үтүгә, яшь, көч-куәте ташып торган, Чистай суднолар ремонтлау заводының парткабинет мөдирен Яңа Чишмә районына эшкә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз комитеты рәисе итеп күчерәләр. Барлык килгән белгечләр кебек үк, ул да авыл кешесенә фатирга урнаша, хатыны бер яшьлек улы белән Чистайда торып кала.
-Әлбәттә, башта авыррак булды, ни дисәң дә, яңа район, яңа кешеләр, яңа эш, - дип искә ала бүген Рөстәм Гариф улы. - Тик мин авылда туып-үскәнгә, крестьян хезмәтен күреп-белеп үстем, шуңа да хуҗалык җитәкчеләре, гади хезмәтчәннәр белән уртак телне тиз таптым, үз вазыйфамда мин аларның мәнфәгатьләрен якладым, - ди.
Вакыт узу белән хатыны Раилә, уллары Айрат белән Яңа Чишмәгә күченеп, бүрәнәдән салган яңа өйгә урнашалар һәм көнкүреш проблемаларын хәл итү дә җиңеләя, хуҗа кеше генә иртәдән төнгә чаклы эштә була.
2 елдан соң тырыш һәм намуслы профсоюз җитәкчесен КПССның Гариф Хафизов җитәкләгән Яңа Чишмә район комитетына гомуми бүлек мөдире итеп билгелиләр. 3 елдан соң ул КПССның район комитетында идеология буенча секретарь итеп билгеләнә. Бу вазыйфаны башкарганда Р.Г. Хаматовның оештыру таланты һәм социаль өлкәдәге барлык эшләрне көйләү, юнәлеш бирү осталыгы киң ачыла.
Шуннан соңгы 10 ел дәвамында Рөстәм Хаматов район башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли, район халкының күпкырлы тормышы белән бәйле проблемаларны һәм бурычларны хәл итү өчен җавап бирә.
Яңа Чишмәдә эшләгән елларын Рөстәм Хаматов барлык яңачишмәлеләр турында җылы итеп, яхшы сүзләр белән искә ала.Биредә ачык күңелле, ихлас кешеләр яши, алар һәрвакыт минем хәтеремдә калачак", - ди ул.
Әңгәмәбез барышында ул тормышта гел әйбәт кешеләр генә очрап торуын искәрде, Гариф Хафизов, Вячеслав Козлов, Алексей Казаков, Виталий Макаров, Мансур Исхаков, Дилшат Әшрапов, Евгений Старов, Гомәр Сөләйманов, Гайфетдин Хөснетдинов, Евгений Белоглазов, Иван Зубатов, Фәргат Хәбибуллин, Александр Скоков, Николай Соловьев, Азат Мусин һәм башкаларны рәхмәт хисләре белән искә алды, ул шушы кешеләр белән көн саен очрашып, гомум мәсьәләләрне бергәләп хәл итүләрен, күбесеннән эш тәҗрибәсе алуын әйбәт хәтерли.
-Яңа Чишмәдә хезмәт куйган елларым минем хәтеремдә һәрчак уңай яктан гына истә калачак, - диде юбиляр. -Монда мин җитәкче буларак эшли башладым, байтак тәҗрибә тупладым һәм шактый күп дуслар булдырдым.
Рөстәм Хаматовның карьера баскычлары буенча югарыга күтәрелүе 2000 нче елда дәвам итә, ул чакларда Татарстан Президенты тарафыннан Чистай районы башлыгы итеп билгеләнгән Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы белән ике ел җитәкчелек иткәннән соң) аны үзенең командасына чакыра.
Шуннан бирле 16 ел үтеп киткән һәм бүген Рөстәм Гариф улы Чистай районы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында эшли һәм авыл җирлекләре белән үзара эш итүдәге мәсьәләләргә курьерлык итә.
Әңгәмә барышында без бик озак 80 нче елларны искә алдык, ул чакларда тәүлек буе диярлек эштә булдык, эш йөкләнеше күп булу вакытны гаиләләребез белән күбрәк үткәрү мөмкинлеге бирми иде һәм без үз бурычыбызны намуслы үтәргә тырыштык.
-Ул елларда өлкән иптәшләребез тарафыннан күңелгә салынган кагыйдә - үз эшеңне намуслы башкару кирәклеге бүген дә дәвам итәдер, мөгаен,- дип сөйли Рөстәм Гариф улы. - Башлаган эшемне иртәгәсе көнгә калдырырга яратмыйм мин, кул астында эшләүчеләрнең дә үз вазыйфаларына өстән-өстән генә мөнәсәбәттә булуларын теләмим.
Эш турында үзеңнең якын кешеләрең белән сүз алып барасыңмы, дигән соравыма юбиляр: "Юк, үз хезмәтемнең нечкәлекләрен аларга ачып салмыйм, алар безнең эштәге катлаулы специфик үзенчәлекләрне болай да яхшы аңлыйлар", - дип җавап бирде.
Ә өендә аның барысы да яхшы. Яраткан хатыны Раилә социаль иминият системасында эшли, уллары Айрат һәм Артурның да үз эшләре бар. Алар инде гаилә корган, әти-әниләрен дүрт онык белән сөендерергә дә өлгергәннәр, безнең юбиляр буш вакытында оныклары белән булышырга бик тә ярата.
Рөстәм Хаматовка әле 60 яшь бирмәссең дә, бик нык һәм энергияле күренә, үткән (яшәлгән) елларның әллә ни авырлыгын тоймыйм, ди ул.
-Әлбәттә, юбилей - ул инде үткән елларга нәтиҗә дигән сүз, эшләнгән эшләрне, аларның кешеләр өчен файдасын баштан үткәрәсең, үзеңчә бәялисең. Бер сүз белән әйткәндә, мин үз язмышымнан канәгать,- ди ул.
Без Рөстәм Гариф улы Хаматовны юбилее белән котлап, ныклы исәнлек, гаилә бәхете, ниятләгән эшләренең тормышка ашуын телибез.
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев