Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Кәлимуллин: “Үз бәхетемне хезмәттә таптым”

Көн кичкә авыша... Олы юлда акрын гына хәрәкәт итүче бер трактор күренә. Әллә кайдан таныйм, бу - Рөстәм абый. Әлеге күренеш мине гомер буе озата бара. Көннәрне, елларны санасаң, исең китәр, гомеренең 43 елы шушы хезмәттә үткән.

Сүзем авылдашыбыз, механизатор Рөстәм Кәлимуллин турында, - дип яза редакциягә Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина.
- Рөстәм абый 1959 елнын 14 декабрендә колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.Башта Чертуш башлангыч мәктәбендә белем ала, аннан Шахмай урта мәктәбен тәмамлый, яшәргә авылда кала. Төрле колхоз эшләрендә эшли башлый.Тик күңеле техникага тартыла, чөнки әтисе Габдулла абый да гомер буе механизатор булып эшли. Рөстәм абый да, әтисе һөнәрен дәвам итеп, 9 сыйныфтан ук трактор йөртә башлый. 1978 нче елда армия сафларына чакырыла. Ул Кытай чигендә чик сакчысы булып хезмәт итә.
 Армиядән соң ЮМЗ тракторына утыра. Бик тырышып эшли башлый.Җәйләрен яшел азык ,кышларын терлекләргә салам ташый.Ул хезмәт юлын башлаган дәвердә җитәкче булып  Хөснетдинов Гайфетдин абый эшли торган була әле. Аңа  Т-40 тракторын ышанып тапшыралар. Ул шул тракторында 27 ел эшли. Тракторы һәрвакыт төзек, чиста була, карап кына йөртә ул аны. Табигате буенча да Рөстәм абый итагатьле, чиста, пөхтә кеше. 2008  елдан ул МТЗ-82  тракторында эшли. “Шушы еллар эчендә сез бары 2 тракторда гына эшләгәнсез, ничек шулай саклап йөрттегез?” - дигәч, елмаеп кына: “Мин тракторымның һәрбер сулышын тоеп яшәдем,аз гына җитешсезлек  сизсәм,вакытында ясап ,тизрәк эшкә чыга идем”, - диде. Әлбәттә, ул эшләгән заманнарда юллар да булмый, күпме авырлыклар аша узган, тик бирешмәгән ул. Һәр көнне Яңа Чишмә сөт заводыннан  хуҗалык дуңгызларына эремчек ташуы күңелдә уелып калган. Бер ел корылык булып, авыл халкы Кама аръягыннан камыш чабып әзерләгәч, ул тракторы белән хуҗалыкка шуны ташый. Бигрәк тә элекке елларда эшләгән механизаторларны җылы сүзләр белән искә.ала. - Алар барысы да киңәш  тә бирә, ярдәм дә күрсәтәләр иде, - ди ул. Рөстәм абый хезмәт юлында һәрбер  җитәкче белән уртак тел табып, хөрмәт күрсәтеп, аларны тыңлап эшләгән. Бу да хезмәт  кешесен бизи торган сыйфат. Шулай ук, ул күп еллар сайлау комиссиясендә дә торды әле.
Кызганыч, әнисе Мөнҗия апа бакыйлыкка күчте инде. Менә 14 ел Рөстәм абый әтисен карап, тәрбияләп яши. Баштарак сыерлар, 20 шәр баш сарык асрады. Хәзер инде кош-корт үстерә. Күршедә генә абыйсы гаиләсе белән яши. Ул да авылыбызның хөрмәтле кешесе. Гомер буена ярдәмләшеп, дус-тату булып яшәделәр. Күршеләрен дә хөрмәтли ул. Балаларны да бик ярата, кесәсендә алар өчен һәрвакыт шоколад-конфеты булыр.
Һәрбер кешенең  тормыш юлы шома гына бармый, күрәсең язмыштыр инде, Рөстәм абый гаилә кормый кала. Ул сәбәбен күңеленә ошаган хатын-кыз тапмавыннан күрә. - Башта яшьлегем белән моңа ничектер җиңелрәк карадым, ә олыгайгач инде соң дип уйладым, - ди.
Язмам азагында Рөстәм абыйның яшьләргә булган киңәшен дә җиткерәсем килә: авылны, хезмәтне яратыгыз, тормышыгыз матур һәм якты булыр,  ди ул.
Шул көннәрдә Рөстәм абыйга 60 яшь тулды.  Барлык авылдашлар исеменнән аны ихластан юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев