Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рус Чабаксарында өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр

Чара күтәренке кәефтә үткән

Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән 10на кадәр дәвам итә, бу көннәрдә барысы да традицион рәвештә өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтлиләр - кайгыртучанлык, хөрмәт, игътибарны  башка көннәрдәгедән дә артыграк күрсәтелә.  Шул исәптән Рус Чабаксарында да өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр. Бу хакта клуб мөдире Альбина Гуслярова хәбәр итә.

«Җирле авыл клубына авылның өлкән яшьтәге кешеләрен чакырдык, алар арасында 85 яшьлеген билгеләп үтүче юбиляр - Парамонов Александр Николаевич та бар иде.

Рус Чабаксарында өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр
Олы яшьтәге кешеләргә аларның хезмәтләре, тәҗрибәсе һәм авыл эшләрендә ярдәмнәре өчен бик күп рәхмәт сүзләре җиткерелде. 

Чабаксар АҖ башлыгы Марина Гурьянова барысын да өлкәннәр ункөнлеге, юбилярны - юбилее белән котлады һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Юбиляр Александр Николаевич гармунда уйнады, гармун көенә кушылып, җырлар башкарылды. Чара күңелле үтте».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев