Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рухың нык икән, сәламәтлегең дә нык булсын

Ленинодагы якшәмбе мәктәбендә спорт сыйныфы ачылган.

4 августта Ленино авылында чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбендә балалар өчен спорт сыйныфы ачылган.

«Балаларның сәламәтлеге граниттан да ныграк булсын», - дигән девиз белән әлеге спорт бәйрәмен Президент грантын откан проект авторлары - чиркәү башлыгы Сергий атакай һәм чиркәүгә  актив йөрүче Любовь Сидоровалар әзерләгән.

«Якшәмбе мәктәбендә спорт сыйныфын ачу тантанасында Ленино АҖ башлыгы Светлана Питеркина һәм чиркәү башлыгы Сергий атакай сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар, - дип уртаклашты безнең белән Любовь Сидорова. - Даими иганәчеләр Алексей Трондин һәм Николай Козловлар рәхмәт сүзләре белән  билгеләп үтелде, алар һәрвакыт изге йортка ярдәм итеп торалар. Безгә, бәйрәмне оештыручыларга, ярдәм итү йөзеннән җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән иде.  Алар бик матур җырлар башкардылар һәм шул рәвешле спорт бәйрәмен ямьләндереп тордылар.

Тантаналы ачылыштан соң, балаларга төрле ярышларда катнашырга - йөгерү сукмагын сынап карау, өстәл теннисы, бадминтон, баскетбол, гер, батутта сикерү тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, балаларның күпчелеге әти-әниләре белән килгән иде. Ә Ленино авылының иң актив спортчысы Иван Пахардымов балалар белән теге яки бу спорт снарядыннан файдалану буенча инструктаж үткәрде. Бу корылмаларның куркынычсызлыгы турында сөйләде һәм аларны механик зыяннан саклауларын сорады.

   Бәйрәмнең дустанә атмосферада узуын билгеләп үтү дә кирәктер. Әлеге очрашу вакытында һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, Кама Аланы һәм Түбән Кама кунаклары рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Тәмле боткадан авыз иткәннән соң, тагы да кызыклырак булды. Спорт сыйныфын ачу чын бәйрәмгә әверелде. Чара ахырында катнашучыларга татлы күчтәнәчләр таратылды», - диде Любовь Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев