Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Шәҗәрәдә — безнең нәсел тамырлары»

Яңа экспозициядә Зирекле авылында яшәүчеләрнең 13 буын вәкилләре күрсәтелгән

Бу көннәрдә М. Газыймов исемендәге Зирекле музеенда «Шәҗәрәдә — безнең нәсел тамырлары» дигән яңа экспозиция булдырылган. 

Музей директоры Лидия Лотфуллина яңа экспозициядә Зирекле авылында яшәүчеләрнең 13 буын вәкилләре турында мәгълүмат барлыгын сөйләгән. Нәсел шәҗәрәсендә 1730 елдан алып 2022 елга кадәр 2804 кешенең исеме урын алган. 

«Зур хезмәт һәм түземлек таләп итә торган бу искиткеч эшне музейга Гөлфия Хәлиуллина (Газыймова) эшләде һәм бүләк итте. 

Бүгенгесе көндә Газыймов Мидхәт Гариф улының (1942-2022) „Зиреклем зирекләре“ (2009), (Кичу Адамча, Ерыклы тожъ), „Корни села Зиреклы 1832-1970“, „Годы, опаленные войной. 1941-1945“, „Ревизские сказки 1858 г.“, китапларын кулланып, 31 гаиләнең шәҗәрәләре төзелгән. Мидхәт Гариф улы Газыймовның китаплары бу эштә бәяләп бетергесез ярдәм булган. Күргәзмәгә килгәч, күпләр таныш фамилияләр, исемнәр, гаиләләрне күреп алачак», — дип билгеләп үтте музей директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев