Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабан туе бик матур һәм күңелле үтте

13 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Аны үткәрү урынында – гүзәл табигатьле Попов почмагында - район халкы һәм кунаклары бик күп җыелган иде.

Яңачишмәлеләр һәм район кунаклары әлеге бәйрәмне сагынганнар, чөнки 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында Сабан туе булмады һәм быел районның байтак халкы Сабантуйга җыелды.

Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын бик яхшы әзерләгәннәр - чатырлар саны арткан, анда төрле тармак хезмәткәрләрен тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Бәйрәм мәйданда урын алган авыл йортларын – ихаталарны караудан башланды, анда төрле милләт вәкилләре кунакчыллыкның иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр. Барысы да бик матур һәм музыкаль иде. Өстәлләрдә нинди генә тәм-том юк иде! Ихаталар да матур итеп бизәлгән. Аларның һәрберсендә район башлыгы Вячеслав Козловны, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховны һәм мәртәбәле кунакларны җыр-бию белән каршы алдылар.

Аннан соң бәйрәм төп мәйданга күчте. Яңачишмәлеләр һәм кунаклар каршында милли киемнәр кигән балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Беркемне дә битараф калдырмаган музыкаль тамашалар уйналды.

Сабантуй әләмен күтәрү хокукы язгы чәчү батыры «Козлова М.И КФХдан Евгений Остолоповка бирелде.

Сабан туена байтак кунак чакырылган. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова, районның элекке җитәкчесе Виталий Макаров, ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук башка мәртәбәле кунаклар һәм ветераннар бар иде.

Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде.

Һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, ул, Сабантуй бәйрәме һәрчак зарыгып көтелгән һәм сөенечле вакыйга булды һәм шулай булып калачак та, дип билгеләп үтте. Аны бәйрәм итү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Сабантуйны чын мәгънәсендә тынычлык һәм дуслык бәйрәме дип атыйлар.

Район башлыгы фидакарь хезмәт өчен авыл хезмәтчәннәренә аеруча рәхмәт белдерде. Алар арасында механизаторлар «Козлова М.И.» КФХдан Евгений Остолопов, «Агро-Основа» ҖЧҖдән Вәсил Сәйфетдинов, «Скоков Н.А.» КФХдан Сергей Ушаков, шулай ук терлекчеләр «Козлова М. И.» КФХдан Наталья Еферова, «Закрома» ҖЧҖдән Ольга Муратова, «Агро-Основа» ҖЧҖдән Рөстәм Лотфуллин һәм башка бик күпләр.

Вячеслав Козлов басуларда һәм фермаларда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, нефть чыгаручыларга, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, балалар тәрбияләүчеләргә, бизнеста шөгыльләнүчеләргә, халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Ул шулай ук барлык химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.

Барлык яңачишмәлеләрне һәм кунакларны Габделхак Мотыйгуллин бәйрәм белән җылы котлады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Аннары мәйданда авыл хуҗалыгы һәм нефть тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Язгы чәчү батыры Евгений Остолоповка арбалы мотоблок тапшырылды.

Акчалата бүләкләр шулай ук икенчел чимал җыю буенча район конкурсында (Зирекле лицее, Красный Октябрь, Яңа Чишмә һәм Волчья Бистәсе мәктәпләре) җиңүчеләргә дә тапшырылды.

Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр. Чабышлар барышына комментарийны Казан ипподромы белгече Ксения Корбут бирде. Призлы урыннарны 57 нче номерлы Татар ат заводыннан (Николай Скоков), Чистай, Алексеевский, Яңа Чишмәдән (Евгений Леонов) һәм Акбүредән (Рәмис Нуриев) 12 юртак (2019 елда 9 иде) дәгъвалады.

Барлыгы 4 заезд булды, ә абсолют чемпион Кубогын Чистайдан шәхси эшмәкәр Юрий Беспаловның «Орбит» юртагында Дмитрий Никоноров яулады.

Менгер атлар чабышында 7 ат катнашты (2019 елда да 7). Ике заезд нәтиҗәләре буенча җирле токымлы чабышкылар арасында Акбүредән «Танцор» атында Рәмис Нуриев җиңде, ә ярым яхшы токымлы атлар арасында беренче урынны Акъярдан Тимур Саттаров (атның хуҗасы Нәкыйп Дәүләтшин) яулады.

Юртаклар узышындагы барлык призерларга саллы гына акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Кул көрәше өстәле янында да халык һәрвакыттагыча байтак җыелган иде. Әлеге ярышлар була  торган җирдә, ел да шулай, аның популярлыгы зур. Ир-атлар белән беррәттән әлеге төр көрәштә гүзәл затлар да катнашты.

Хәер, халык уеннары да популярлык буенча артта калмый. Мәсәлән, күзне бәйләп чүлмәк ватуда да чират зур иде, халык ике сәгать буена, чүлмәкләр һәм бүләкләр беткәнче, таралышмый торды. Нигездә, бу - Сабантуй уеннарында иң актив катнашучылар - балалар иде. Өлкәннәр дә кече яшьтәгеләргә таяк тартышу, сулы чиләк- көянтә күтәреп, капчык киеп яки кашыкка йомырка салып йөгерүдә үрнәк күрсәттеләр. Балалар бик кыю төстә, бер-бер артлы тәңкә эзләп йөзләре белән катыкка чумдылар. Малайлар тырышып-тырышып су тутырган чаннан балык тоттылар. 30дан артык омтылыш нәтиҗәле булды, шуннан соң балыкларны кире суга җибәрделәр. Балалар бу уенны шул чаклы ошаттылар ки, хәтта призлар беткәч тә балык тотудан туктамадылар.

Кечерәкләр дә уеннарда катнашмыйча калмады. Әти-әниләре аларга салам тутырган капчыкларны тоттырып, бүрәнәдә ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләделәр. Тәҗрибәлерәк уенчылар беренче тапкыр уйнаган сабыйларны тиз генә бәреп төшерергә тырыштылар. Берәүләр «нык чикләвек» булып чыктылар һәм бирешмәделәр, икенчеләре исә, көтелмәгән «сюрпризга» шаккатып, әниләренә үпкәләп, елап та алдылар.

Гер күтәрүгә 30га якын кеше язылды. Алар җиде авырлык категориясендә көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә Виталий Засадихин, Илдар Саримов, Ришат Әбдрәфыйков, Рәсим Әхмәтҗанов, Александр Якимов (кунаклар) җиңүче булдылар. Гер спорты ветераннары арасында беренче урыннарны Ирек Вәлиев һәм Зөлфирә Хәбибуллиналар алды. 1-3 урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Призларны шулай ук кул көрәштерүдә (армрестлинг) җиңүчеләр дә алды. Үз авырлык категорияләрендә иң яхшылары булып Никита Жирнов һәм Гөлнур Сәлахетдинова (кунаклар), Сергей Танаев, Ислам Илалов, Радик Галимов, Тимерхан Абдулвәлиев, Аделина Фархаева һәм Илсөяр Илаловалар танылды, алардан кала 2 һәм 3 урыннарны яулаган 14 призер да бар.

Быел авыш баганада үзләрен сынап караучыларга тәкә озак эләкмичә торды. Бу төр ярышка да 30га якын кеше язылган иде. Кызганычка каршы, узган еллардагы Сабантуйларда бу ярышта үзен җиңүче дип таныткан Денис Писцов, җиңүгә бер генә адым атлыйсы калганда егылды. Аннары 2, 3 ... 10 нчы, 15 нче ...22 нчеләр тырышып карадылар, әмма тырышлыклары нәтиҗәсез булды. Язылучылар исемлеген икенче әйләнеш буенча җибәрергә ниятләгән иделәр инде, әмма, ниһаять,  8 яңа  кеше язылды һәм 31 нче номер - тәкәне алган Кохрамон Хәмзәев өчен бәхетле булып чыкты. Җиңүче үзбәк милләтеннән булуы  һәм «Агро-Основа» ҖЧҖнең Чаллы Башы бүлекчәсендә сыер савучы булып эшләве турында сөйләде.

Төрле ярышлар барган арада, «Әтәчне алып төш» конкурсының төп призы агачлар астына куелган тартмада үз чиратын тыныч кына көтте. Беренче катнашучы максатына иреште дигәндә,  әтәч  кинәт «Кикриккүүк»  дип кычкырып  җибәрде. «Ярдәм итә!», - дип көлде кешеләр.  «Әтәч»  дип язылган тартманы әлеге конкурста  беренче тапкыр катнашкан 10 сыйныф укучысы, яңачишмәле Константин Василиванов алып төште һәм моңа ул бик тә шатланды. Аннан соң «идәннәрне юу өчен җыелма»ны (икенче приз)  үзбәк Магретдин Абдугоппаров  баганадан «тиз генә» алып төште. Калган дүрт бүләккә (мендәрләр һәм урын-җир кирәк-яраклары комплектлары) шулай ук җиңел генә Әбдрәфыйков Илфат, Җәләлетдинов Илнур, Засадихин Виталий, Максим Песоцкийлар хуҗа булдылар, чөнки конкурсантларны күп санлы җанатарлар да хуплады. Дистанциядән ике катнашучы гына төшеп калды, икенче юлы сынатмас өчен, аларга әле шөгыльләнергә кирәктер.

Иң кызыклы ярышларның берсе - аркан тартышу - Яңа Чишмә командасының җиңүе белән тәмамланды, икенче урында – зиреклеләр, өченчедә – акъярлылар.

Мондый чараны оештыру турында халык фикерен белү өчен җәмәгать транспортында утырып йөрергә, әлләни зур булмаган чиратларда - сәүдә рәтләрендә басып торырга һәм кинәт килеп чыккан яңгыр болытыннан «качып» торырга да туры килде.

Әйтергә кирәк, халык мондый чараны хуплый икән, Сабантуйны оештыручыларга карата бернинди шелтәләр дә ишетелмәде-сизелмәде. Бәйрәм үткәрү урынына кадәр уңайлы һәм бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин иде. Үз транспортында килгән кешеләргә парковка урыны булдырылган, андагы тәртипне ЮХИДИ хезмәткәрләре күзәтте.

Сабантуй бәйрәмендә һәркем үзе теләгәнчә күңел ачу чараларын сайлады. Күпчелек халык зур һәм кече мәйданнардагы күренешләрне күрергә һәм ишетергә, хәтта үзләре дә нинди дә булса бәйгедә катнашырга өлгерде. Тик балалары белән килүчеләр өчен генә түгел. Ни өчен дисезме? Чөнки балалар әти-әниләрен, әби-бабайларын матур һәм бик мавыктыргыч аттракционнар янына гына алып баруларын үтенделәр. Бәяләре дә әлләни кыйбат түгел кебек: 100 һәм 150 сум.

- Биш яшьлек оныгыбыз өчен күңел ачуга 600 сум акча сарыф иттек, - ди Валентина Шешолина. Ә бабасы исә: “Бу бит әлегә генә, көн башланды гына бит әле” ди.

Ике-өч баласы булган ата-аналарга моның күпмегә төшүен санау кыен түгел. Хәер, түләүле күңел ачуларга альтернатива бар иде - бу таганнар һәм карусельләр. Шулай ук нәниләр өчен мини-сабантуйда төрле уеннар оештырылды.

Аны «Жемчужина» йөзү бассейны белгечләре үткәрде. Алар актив, кыю һәм җитез сабыйларга бүләкләр һәм призлар бирделәр, шуңа күрә бер генә бала да бүләксез калмады. Ә шактый арыганнары туңдырма, татлы мамык һәм күңелләре теләгән ризыклар белән сыйланды.

Гомумән, һәркемнең күчмә кафеларда бик тәмле итеп тамак ялгап алу мөмкинлеге бар иде, ә монда ниләр генә юк: пылау да, шашлык та, камыр ризыклары да. Дөрес, бәяләре бераз «тешли», әмма алар турында, гадәттәгечә, өйгә кайткач кына уйланыла.

Шуңа күрә, бераз уйнагач һәм ачыккач, кешеләр гаиләләре белән пикниклар оештырды, кайсылары уңайлы кафега юл тотты. Ә әллә каян яңгырап торган дәртле җырлар астында тамак ялгау тагы да яхшы, өстәвенә, кушылып җырлыйсың да.

Ә бәйрәм дәвам итте. Көн уртасына кешеләр зәңгәр «ракушка» янына -лотерея билетлары уйнатылган урынга җыела башлады. Ярышлар, планлаштырылганча, нәкъ сәгать 12дә башланды. Социаль яклау белгечләре Людмила Сорокина, Елена Ярушкина һәм Светлана Скачковаларга билетларны уйнатуда балалар - Максим, Ульяна һәм Илья ярдәм итте.

Билетларның яртысы отышлы булды. Тик, азарт кимемәде: кемдер кулындагы бер билеты белән үз номерын ишетергә теләп торды, ә кемдер «пачкасы» белән тотып, откан әйберләрен туплады. Ниһаять, Илья бәхетле номерны тартып чыгарды. Әлеге төп приз – гриль-табага Кирилл Кузнецов ия булды.

Катнашучылар яшүсмер егетне көчле алкышлар белән котладылар.

Уеннар һәм аттракционнар белән беррәттән көрәш келәмнәрендә милли көрәш башланды.

Кызганычка каршы, быел көрәшергә теләүчеләр күп түгел иде. Һәм тагын бер кисәтү – хөкемдарлар арасында теге яки бу көрәшчеләрне кертү буенча кайбер фикер каршылыклары килеп чыкты. Бу күренеш бәйрәмне бер дә бизәми һәм киләчәктә хөкемдарлар коллегиясендә барлык нюансларны да исәпкә алырга кирәктер. Аларга гадел һәм компромисссыз һәм дөрес булу кирәк.

Балалар 6 авырлык категориясендә көч сынашты. 35 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Чаллы Башыннан Рамазан Миннебаев җиңде, 40 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә беренче урынны Чертуштан Әмир Хәйруллин яулады, 45 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә район үзәгеннән Раил Гафиятов җиңде, 55 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Яңа Чишмәдән Артур Закиров җиңде, 70 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Шахмайдан Разил Мифтахетдинов көндәшләреннән көчлерәк иде, 75 кг-нан артык авырлык үлчәмендә Түбән Камадан килгән кунак Ранис Нургатин беренче булды. Ул балалар арасында абсолют батыр калды. Аның җилкәсенә традицион бүләк – тәкә салдылар.

Кунаклар арасында Шахмай авылында туып-үскән, хәзер хәрби хезмәткәр Раил Заһретдинов җиңүче булды.

Зур яшьтәге көрәшчеләр 4 авырлык категориясендә бил алышты. 65 кг-га чаклы авырлыкта, бик матур көрәш күрсәтеп, Чаллы Башыннан Линар Миннебаев җиңү яулады. 75 кг-га кадәр авырлыкта шул ук авылдан Марсель Мөхәммәтҗанов җиңде, 85 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Чертуштан Риназ Абдуллин җиңде, ә 85 кг-нан артык авырлык үлчәмендә Чаллы Башыннан Самат Әхмәтҗанов лаеклы төстә җиңү яулады.

 

Ул 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры да булды. Ул традицион приз - тәкә белән мәйдан буйлап әйләнде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

2021 елгы Сабан туе менә шулай гөрләп, бик матур үтте, ул чәчү кампаниясенең тәмамлануын һәм җәйге урак өстенең башлануын – терлек азыгы хәзерләүне чагылдыра. Бу көннәрдә күптән көтеп алынган яңгырларның булуы халыкны бик сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев