Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй бәйрәме белән!

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы.

Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
Хөрмәтле район кунаклары!
Иртәгә, 10 июньдә, без татар халкының милли бәйрәме — Сабантуйны бәйрәм итәчәкбез. Бу якты бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. 
Быелгы Сабантуй бәйрәме юбилей елына туры килде, 40 ел элек район оешканнан соң без беренче Сабантуйны билгеләп үттек. Быелгы бәйрәмдә, производство алдынгылары белән беррәттән, без район оешуына өлеш керткән җитәкчеләрне, белгечләрне һәм гади хезмәт ияләрен дә хөрмәтләячәкбез.
Сабантуй күптәннән милли чикләрне узып, чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Кунакчыллык, күңел ачулар, милли көрәш, төрле ярышлар белән Сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштереп, йөрәкләрне яулый. Бу — алда мул уңыш алуга ирешү һәм елның яхшы булуына ышаныч бәйрәме. Авыл халкы аны күтәренке кәеф белән каршы ала.
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Басуларда, фермаларда эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, тынычлыгыбызны саклаучыларга, нефть чыгаручыларга, бизнеста, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. СВО зонасында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Барыбыз да аларның Җиңү белән өйләренә кайтуларын көтәбез.
Чын күңелдән барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, басуларда мул уңыш, өстәл тулы ризык һәм күңелле бәйрәм телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев