Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сабырлыгы белән көчле ул

Бүгенге язманың герое —Акбүре авылында яшәүче 96 яшьлек Кафия Ярулла кызы Миннекәева

Дин галимнәре әйтүенчә, иманның яртысы — сабырлык, икенче яртысы — шөкер итү. Адәм баласы җиңеллек килсә, шөкер итә, авырлык килсә —сабырлык күрсәтә. Әлеге ике сыйфатка ия булучылар — күркәм холыкка ирешүчеләр. Кафия әби — шундый күркәм холыкка ия.

Унөч яшеннән ат җиккән

— Юклыкка, ачлыкка эләккән буын без, — ди Кафия әби. Яше йөзгә таба барган әбинең хәтере сөбханалла, ул бала чагының да, яшьлегенең дә төрле мизгелләрен хәтерли:

«Аеруча сугыш вакытында интектек. Урманнан имән әкәләсе җыеп кайта идек. Әниләр шуны төя, төйгәч тә сөт-катык белән генә ашап булырлык иде ул, ачы иде. Йотып та булмый иде. Сеңелем Фатыйма ул әкәләне учакка тыга да, утта шартлагач ашый иде. Мин ашый алмадым шуны. Урман чикләвеген дә күп җыйдык. Безнең бәхеткә, урман якын иде, иренеп тормадык, аркага котомка аса идек тә китә идек». 

Әйе, болары ил белән күргән хәлләр. 

Әнисе унике бала тапкан, тапканы бер үлә барып, дүртәү генә исән калганнар. Әтисе Ярулла бик озак колхозга керми торган. Аерым хуҗалык булып яшәүчеләрне «индюк» дип атаганнар икән авылда. Сугыш башланганда да атлар, терлекләр асраган ул. Кыз да бала вакытыннан атын да, үгезен дә җигәргә өйрәнеп үскән. Кечкенә генә буйлы, җыйнак гәүдәле Кафия әбинең көч-гайрәт сораган ул эшне башкаруы хәзерге буынга шаккатмалы хәл кебек тоелыр, ләкин бу — чынбарлык.

«Унөч яшемнән, ат белән үгез җигеп эшләдем», ди Кафия әби. Уку дүрт класс кына насыйп була — эшләргә кирәк. 

Сугыш вакытында ирләргә ияреп, ат җигеп, Чистайга кадәр барырга туры килә. Аннан мичкәләр белән ягулык алып кайталар. «Син ат җигә беләсең» диләр дә аңа да шундый «ирләр эшен» йөклиләр.

— Ялы да юк иде, хезмәт көне язалар, анысына да әллә нәрсә тими иде, — ди әби. 

Совхоз көтүе дә көтәргә туры килә. «Күрмәгән калмады инде — эшләп ашарга насыйп булды», — Кафия әбинең бу сүзләре, мөгаен, тулаем ул буынның тормышына бәядер. 

Япь-яшь кыз көе урман кисәргә йөри. «Биш-алты авылда яшәп, урман кисәргә туры килде. Колмакчыда торып, Ялантауга агач ташыдык. Анда да ирләр белән рәттән эшләдем. Агачны кышын үгезләр белән чанада ташыдык», — дип искә ала әби. 

Урман кисүчеләргә хөкүмәт 500 грамм ипи бирә. Ач килеш эшләгәндә төрле хәлләр була. «Бер тапкыр иптәш кызыбыз баздан йорт хуҗасының дүрт бәрәңгесен алган, урманга баргач, шуны пешереп ашадык, ач идек», — ди Кафия әби.

Кыз чагы шул рәвешле авыр хезмәттә үтә.

Бергә-бергә, тик гомергә түгел

Егерме өч яшендә авылдашы Нәбиуллага кияүгә чыга, бергә 47 ел яшиләр. 2000 елда тормыш иптәше бакыйлыкка күчә, инде тол калганына да чирек гасыр Кафия әбинең.

Ире комбайнчы булып эшли, яшь хатын бераз комбайнчы ярдәмчесе булып та йөри. Олы уллары да кечкенәдән кул арасына керә башлый. «Аннары аны үз урыныма калдырдым», ди әби. Бер кызык хәлне дә искә төшерә.

«Әтисе ял итәргә яткан күрәсең. Малай (Миннәхмәт) комбайнга утырган, үзе руль артыннан күренми дә икән. Кара, комбайн килә, кешесез, диләр икән кырда йөргән агрономнар».

Үзләре кырда эшләгәндә, балаларны калдырырга җай булмаганда, уфалла арбасы белән аларны да тартып баралар...

Хезмәтенә күрә — хөрмәте: тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ул, бик күп грамоталары, медальләре бар.

Сабырлык — Аллаһы Тәгалә нигъмәте

Әйткәнемчә, ил белән бергә күргән авырлыклар болар. "Илдән аерым кайгы-хәсрәт бирмә, Раббым«дип тели иделәр олыраклар.
Кафия әби язмышына илдән аерымнары да — бик зур сабырлык сораганы да насыйп була шул.

Сигез бала дөньяга китерә ул. Ана кеше өчен иң авыр хәсрәтләрне күрергә туры килә аңа: дүрт баласын бакыйлыкка озата. Чаллыда яшәүче кызы — ире, баласы, көмәнендә туасы сабые белән, Кафия әбинең тагын бер улы — берьюлы биш кешенең авариядә гомере киселә. Улының да никахы укылган гына була, өйләнергә җыенып йөргән көннәре була. 

Ишелеп төшкән бу кайгы-хәсрәткә барлык кеше дә түзә алмас иде.

— Ходай ярдәм биргәндер, Аллаһы тәгалә рәхмәтеннән ташламагандыр, ди үзе ул бу көннәрнең авырлыгын ничек кичерүе хакында.

Бүгенге көндә балалары Миннәхмәт, Миңсылу, Мингалим Чаллыда яшиләр. Кече улы Фазыл Яңа Чишмәдә хезмәт куя, әнисе белән тора. Башкалар да еш кайтып йөриләр. Күршедә генә кордашлары Рәис белән Шакирә яши, көн дә хәлен белешәләр.

Кафия әби бик тере карчык, үз-үзен карап тора. Алай да «әлегә кадәр газда эшләдем, ипи дә салдым, пешердем дә, быел бераз куркам», ди. Берничә тапкыр хәле китеп алгалаган, плитәдә әйбер куйган чагыңа туры килсә, Алла сакласын, дип, борчылуын белдерә. 

Кафия әби кызына барып кыш чыгып та кайта. Быел да дүрт ай кызында яшәгән. Ләкин гомер иткән нигез, туган авыл туфрагы олыгайган саен ныграк тарта шул. 

Өйләре иркен, нарат исе аңкып тора, шифасы күбрәк дип, буяу кертмәскәрәк тырышалар. Дару эчү яклы түгел әби, үләннәр белән дәвалануга өстенлек бирә. Дөрес туклана, майлы ашамый.

— Хәзер иртән тора алсаң, ашарыңа ризыгың булса, шул бәхет инде, ди Кафия әби һәм «дөньялыкта тәүфыйк-бәхет, киң ризыклар бирсен, хәерле, нурлы иманнар белән күчәргә насыйп итсен иде», дип тели.

Ачысын-төчесен, кайгы-хәсрәтен күп күрсә дә, күңеле катыланмаган аның, шөкерана кылып яши белә Акбүренең иң өлкән әбие. 

Шулай да күп вакытын ялгызлыкта үткәргән әбекәйнең хәлләрен авылдашлары, якыннары ешрак белсен иде, дип телисе килә, җылы сүзгә һәм игътибарга бик мохтаҗ алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев