Шәфкатьлелек йорты булу — бу бик яхшы
Инвалидларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт кешелеклелек һәм шәфкатьлелек чагылышы булып тора.
Яхшылык — янәшәдә
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан Россиядә бу көнгә багышланган инвалидлар ункөнлеге үткәрелә.
Яңа Чишмә районында 1100дән артык өлкән кеше теге яки бу дәрәҗәдә инвалидлыкка ия. Аларның һәрберсе медицина учреждениеләре һәм социаль хезмәтләр патронажында тора.
Сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләрне аларның туганнары да кайгырта, яшәү шартларын да җиңеләйтә, алар белән аралашалар. Ләкин, кызганычка каршы, бу һәрвакытта да алай булмый шул: кайвакыт исән туганнары була торып та, инвалидны карарга кеше булмый. Мондый хәлдә мохтаҗ кешеләргә социаль учреждение — инвалидлар һәм картлар өчен Интернат-йорт ярдәмгә килә.
«Шәфкатьлелек йортының булуы бигрәк тә яхшы, — ди Яңа Чишмәдәге Интернат — йортта яшәүче Елизавета Васильевна Полякова. — Мин ялгыз түгел, игелекле кешеләр күзәтүе астында булуыма шатмын».
Ә шушы даими яшәү урынына — шәфкатьлелек йортына (безнең әңгәмәдәшебез аны шулай дип атый) ул Красный Октябрь поселогыннан килгән. Елизавета 1953 елда туганын, мәктәпкә аз йөргәнен, гел авырап торуын, әмма укырга һәм язарга өйрәнүе турында сөйләде. Яшүсмер чагында әнисе белән чөгендер утарга, печән әзерләргә йөргән, ындыр табагында эшләгән. Шул рәвешле, сезонлы эшләрне башкарган. Ләкин әнисе бакыйлыкка күчкәч, ялгызы гына яшәргә тырышу күп проблемалар тудырган, Елизаветага үзенә генә яшәве кыенлаша, өстәвенә, аңа гел дарулар эчәргә кирәк, ә ул аны еш кына оныткалый.
Интернат-йорт карамагында булу тәкъдимен Елизавета Васильевна тыныч кабул итә: аңа яшәү, медицина каравы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, шулай ук актив һәм сәламәтләндерү ялы, Интернат-йортының башка кешеләре һәм персонал белән көн саен аралашу шартлары булуын аңлаталар.
2020 елның декабрендә ул Интернатта яши башлый.
«Иң мөһиме, мин диванда ятып, телевизор карап, камыр ризыклары ашап „җыйган“ килограммнарымны югалттым», — ди, елмаеп кына Елизавета.
— Ә җиңел һәм хәрәкәтчәнрәк физик күнегүләр, дөрес туклану аңа файдага булды. Елизаветаның кәефе дә күтәрелде, — дип сөйли Интернат-йортның социаль хезмәткәре Гүзәлия Мостафина. — Быел декабрьдә аның биредә яшәвенә өч ел булачак, экскурсияләргә, концертларга бик теләп йөри, аралашканда үзен бик әдәпле тота, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек кебек барлык чараларга йөри, үз куллары белән төрле кул эшләнмәләре, уенчыклар һәм башка матур әйберләр ясый белә«.
«Шундый йорт һәм игелекле кешеләр булуы бигрәкләр дә яхшы бит», — дип кабатлый Елизавета Полякова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев