23 декабрьдә район Мәдәният йортында 200дән артык бала катнашында район башлыгының чыршы бәйрәме булып үтте.
Алар арасында 2017 елда мәктәп тәмамлаучы барлык 11 сыйныф укучылары, сәләтле балалар, уку алдынгылары, спорт ярышларында, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр дә бар иде.
Тамашачылар залы шыгрым тулы иде. РМЙ фойесы да бәйрәмчә бизәлгән - тирә-юне тылсымлы бүләкләр белән капланган җемелдәп торган чыршы тора.
Район башлыгы Вячеслав Козлов сәхнәдән балаларны сәламләде. Ул аларга укуда, спортта, үз талантларын үстерүдә яңа үрләр яулауларын, ә өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, тормышта үз юлларын дөрес сайлауларын, ә белгечләр булгач, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде. Өстәвенә яшьләр буш вакытларын файдалы үткәрсен өчен районда ниләр генә эшләнми. Вячеслав Михайлович чакырылучыларның барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады, яхшы укыганнары өчен аларны мактады, бәхет һәм сәламәтлек теләде, ә аннан соң яңа ел тамашасы башланды...
Быел сәхнә түрендә укучылар һәм Яңа Чишмә гимназиясе педагоглары иде, алар режиссер Александр Роуның "Морозко" киноәкиятен сәхнәләштерделәр. Бу фильм илдәге берничә буын өчен иң яраткан киноларның берсе булып тора. Һәм шуңа да сюжет, вакыйгалар үсеше балаларны да, олыларны да битараф калдырмады. Таныш булган Иванушканы, Настеньканы, Морозконы, Марфушканы, явыз башкисәрләрне һәм башка геройларны чынлап торып үз яшьтәшләре башкаруында күрү тагы да күңелле булды. Артистлар тамашачыларны кайгырырга да, шатланырга да мәҗбүр итеп, үз рольләрен илһамланып уйнадылар.
Димәк, әлеге сабак булырлык әкиятне сайлап, гимназиячеләр һәм аларның режиссеры Гүзәл Сабирҗанованың тырышулары юкка түгел, чөнки әлеге әкият балаларга чираттагы тәрбияви йогынты ясый.
.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев