Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз – мошенниклыкның яңа төре

Интернетта киберҗинаятьләрнең чираттагы чагылышы күзәтелә: ватып ачып талаучылар социаль челтәрләрдән файдаланучыларның логиннарын һәм парольләрен урлыйлар, соңыннан, бәлага таручының аккаунтыннан файдаланып, аның дусларыннан акча сорый башлыйлар. Өстәвенә, мошенник икәнлегенә шик тудырмый гына үзара язышуны алып барырга тырышалар.

Шуның белән бергә мошенниклар диалогны беркем бернидән шикләнмәслек итеп башкарырга тырышалар. Еш кулланыла торган "дежур фразалар", смайликлар кулланалар, үзенә җәлеп итәр өчен әңгәмәдәшенә исеме белән еш мөрәҗәгать итәләр. Һәм бик ялынып - картага һәм счетка акча күчерүне үтенәләр.
Моның мошенниклык булу-булмавын фәкать сезгә һәм сезнең дустыгызга гына мәгълүм булган әйберләр турында сорашып билгеләргә була. Интернеттан белеп булмый торган фактларны сораштырырга, яисә тагы да җиңел ысул: аккаунт хуҗасына шалтыратырга.
Ватып ачып талау очрагына юлыгучылар социаль челтәрдә тагы да катлаулырак пароль төзү өстендә уйланырга тиешләр. Чөнки сайтларның зур өлеше техник яктан ышанычлы саклана. Шуңа күрә киберҗинаятьчеләр парольны сайлап аккаунтны ваталар. Махсус программалар русча һәм инглизчә сүзләрдә булган барлык сүзләрне автоматик рәвештә карап чыгалар (сайлыйлар). Әгәр дә шуларның берсе пароль сыйфатында файдаланылса, аккаунтка үтеп керү мөмкин дигән сүз. Әгәр программалар - ватып ачучылар интернетта да булуын исәпкә алсаң, хәтта мәктәп укучысы да киберҗинаятьче була ала.
Аккаунтны хәвеф-хәтәрдән саклау өчен катлаулы парольләр (иң киме 8 символдан торган) уйлап чыгарырга кирәк. Бу мәгънәсе файдаланучыга гына мәгълүм (аңлаешлы) сүзләр (несуществующие слова) булса, тагы да яхшырак. Берничә сан да өстәргә була, пароль катлаулы булган саен, хакерга битне вату кыенгарак туры килә.
Россия ЭЭМнең
Яңа Чишмә район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев