Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымнарны даими түләргә кирәк

Район һәм авыл җирлекләре бюджетына керүче салымнар нигездә физик шәхесләрнең керемнәренә салынган салымнар (НДФЛ).

НДФЛ гомуми керемнәрнең 57 %ын тәшкил итә. 2017 елның 1 маена җыелган салым күләме 27,5 млн. сум тәшкил итә, шуның 24,3 млн. сумы - район, 3,2 млн. сумы авыл җирлекләре бюджетына кергән.
Нигездә бу төр салымны (НДФЛ) түләүчеләр:
нефть компанияләре - 63 %
бюджет учреждениеләре - 18 %
авыл хуҗалыгы оешмалары - 7 %
төзелеш оешмалары - 2,5 %
сәүдә - 1,3 %
җәмәгать туклануы предприятиеләре - 1,1 %
эшкәртү тармагы - 1,3%
башкалар (кече һәм урта бизнес) - 2,7 %
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең НДФЛ түләү буенча торышын карасак, бюджетка 7 млн. сум чамасы салым күчерелгән.
АПК предприятиеләре арасында төп салым түләүчеләр: "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ - 46,8 % (3,2 млн. сум) һәм "Кулон" а/ф - 23,8 % (1,6 млн. сум). КФХ-нан саллы күләмдә салым түләүчеләр бар: "Архангельское" КФХ - 616 мең сум (8,9%), "Козлова М.И." КФХ - 423 мең сум (6,1%), "Игенче" ҖЧҖ - 268 мең сум (3,9%), "Скоков Н.А." - 206 мең сум (3,0%), "Зубов В.С." - 136 мең сум (2,0%), "Садыйков М.Х." КФХ - 92 мең сум (1,3%), калган авыл хуҗалыгы оешмаларында - һәркайсында да 1% тан кимрәк.
Хуҗалыклардан кергән НДФЛ га ай саен салымнар буенча комиссиядә анализ ясала. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда рәсми төстә теркәлми эшләүчеләр бар. Барлык ялланып эшләүчеләрне дә, шул исәптә сезонлы эшчеләрне дә, рәсмиләштерергә, алар белән килешүләр төзергә кирәк.
АПК ны үстерү буенча кабул ителгән дәүләт программасында каралганча хезмәт хакы 12 мең сумнан да ким булмаска тиеш, ә 2017 елга аны 15 мең сумга чаклы җиткерү бурычы куелган. Районыбыз хуҗалыкларында әлегә уртача хезмәт хакы 13200 сум тирәсе тәшкил итә.
Луиза Исхакова,
район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев