Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шамил Яһудин: «Мин Ходайга һәм язмышыма рәхмәтлемен»

Ватан нәрсәдән башлана? Моңа һәркемнең үз карашы, үз туган җирен һәркем үзенчә ярата, һәммәбез өчен дә ул кадерле. Шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Габделхәй улы Яһудин туган ягын яратып кына калмый, аның үсеше өчен ул зур тырышлык куя.

Син булмасаң, кем соң?

Шамил Яһудин тату һәм эш сөючән гаиләдә үскән. Габделхәй Абзалетдин улы һәм Сәрвәрия Шәкүр кызы Яһудиннар җитмеш ел бәхетле гомер кичергәннәр, биш ул һәм ике кыз үстергәннәр. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашучы, республикада танылган колхозлар рәисе, лидерларга хас сыйфатларга ия булган - бүген андыйларны «кризис җитәкчеләре» дип атыйлар, аңа эшнең иң авыр участоклары йөкләнгән. Гаилә еш күченгән, балаларга 5 мәктәп алыштырырга туры килгән, шуларның берсе өйләреннән 17 чакрым ераклыкта да булган әле. Әтисе Габделхәй Абзалетдин улының   эшкә карашы - армый-талмый хезмәт куюы - улы Шамил характерына да күчкән. Эшче куллар җитмәгәндә, әтиләре үз улларын мәктәпкә түгел, ә кырга, остаханәләргә җибәрә торган булган, алар төнлә дә эшкә киткәннәр. Шамил авыл хуҗалыгы техникасын мәктәптә укыганда ук өйрәнгән, еш кына тракторчыларны алмаштырган, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң үзе дә бер ел тракторда эшләгән.

Ул институт юлламасы буенча 3 ел Менделеевскидагы химия заводында эшләргә тиеш була. Әмма ул чакта әти-әнисе Нурлатка күченә. Татар халкының күптәнге традициясе буенча элек балаларның берсе әти-әнисе белән яшәргә тиеш булган. Ир туганнар таяк ярдәмендә җирәбә салганнар. Аның буенча әти-әнисе белән яшәү - Шамилгә насыйп булган. Асылда, язмышының болай итеп хәл ителүе Шамил Габделхәй улы өчен бик яхшы булып чыккан. Ул әти-әнисе белән бергә 46 ел яшәгән. Нурлат аның профессионал, җитәкче һәм, гомумән, гражданин буларак формалашуы урынына әверелгән. Нурлат УРБсына механик булып эшләргә килүе аның тормышын гомерлеккә диярлек нефть тармагы белән бәйләгән. Соңрак аңа эш урынын да үзенә сайларга туры килмәгән: аны, әтисен кебек үк, проблемалы объектларга җибәргәннәр. «Син булмасаң, кем соң?» дигәннәр. Шулай итеп, аны, 27 яшьлек егетне, битум заводы төзелеше начальнигы итеп билгелиләр. Күрәмсең, талантлы идеолог һәм җитәкче Габбас Гыйматдинов Шамил Яһудинда оештыру сәләтен һәм эш потенциалы булуын күреп алган. Эшләнәсе эшләр байтак: җир бүлеп бирелмәгән, проект та булмаган. Заказчылар да, подрядчылар да бердәм булып заводны үз көчләре белән төзегәннәр. Аннан соң 13 ел дәвамында Шамил Яһудин «Нурлатнефть» НГДУда биналар һәм объектлар төзү белән шөгыльләнгән, тәҗрибә туплаган.

Шамил Яһудинның тулы көченә эшләвен, эшне уңышлы итеп азагына кадәр җиткерә белүен Нурлат районы башлыгы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин да күреп ала. 1999 елда ул аңа Зюзеевнефть промыселы базасында оештырылган акционерлык җәмгыятен җитәкләргә тәкъдим итә. Һәм менә инде 23 ел Шамил Габделхәй улы Татарстанның эре, югары технологияле һәм динамик рәвештә үсүен дәвам итүче кече нефть компанияләренең берсе булган «Татнефтепром - Зюзеевнефть» АҖне җитәкли. Ул - кече нефть компанияләренең иң уңышлы һәм талантлы командирлары сафыннан. Нәтиҗәле менеджер һәм стратег, тулы көченә фидакарь хезмәт куючы, ул компанияне катлаулы чынбарлыкта алдынгылар сафында тотучы һәм икътисадый катаклизмнар аша үткәрүче оста җитәкче. Компания Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә районнарындагы 15 нефть чыганагында эшли. Ә бу авыр, үтә үзле һәм югары күкертле нефтьләр, аларның гомуми чыгарылыштагы өлеше 50%тан артып китә. Нефть дәүләт стандартлары буенча беренче сыйфат төркеменә туры китереп әзерләнә.

Компания кече булса да - зур эшләр башкара

Компаниянең үсеш стратегиясендә төп юнәлешләр булып инновацион технологияләрне булдыру һәм гамәлгә кертү тора, бу скважиналарның дебитын шактый арттырырга һәм үсешкә кертелгән акчаларның икътисади нәтиҗәлелеген үстерергә мөмкинлек бирә. Шамил Габделхәевич югары үзле нефть чыгарудагы техник һәм технологик проблемаларны хәл итү өстендә озак итеп һәм ныклап эшли.  Компаниянең көндәлек эшчәнлеге, киләчәк перспективалары белән бәйле фәнни һәм эзләнү эшләре техник буын җитәкчесе өчен үзеңнең дәрәҗәңне күтәрү максатын күздә тотмый. Аның өчен иң мөһиме -  югары компетенцияләр һәм технологияне белү.  Алып барыла торган эшләр компаниядә нефть чыгаруны озак вакыт дәвамында югары дәрәҗәдә тотуга ярдәм итә. Шул ук вакытта җитәкче һәм коллектив тарафыннан экологик куркынычсызлыкка да зур игътибар бирелә. Шулай итеп, соңгы елларда пласт суларын чистарту буенча  корылмалар, биологик су ресурсларын саклаучы балык  саклагыч җайланма, нефть үткәргечләрендә юлдаш нефть газында эшләүче җылыткычлар файдалануга тапшырылган,  ә бу факелларда газ яндырудан баш тартырга мөмкинлек биргән. Компаниянең аккредитацияләнгән үз лабораториясе бар, ул пробаларны тиз арада анализларга, барлык җитештерү процессларын оператив контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Компания шулай ук үз территорияләрендә нефть чыгара торган республика районнарының социаль-икътисади үсешенә, анда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүенә зур өлеш кертүе белән дан тота. Нурлатлылар бу хакта ишетеп кенә белмиләр: күп кенә район эшләрендә, анда барлыкка килгән инициативаларда, яңа объектларда, матурлык һәм гармониядә алар Шамил Яһудинның кулын таныйлар. Ул авыл хуҗалыгындагы эшләрне файдасыз дип санамаган кешеләрнең берсе: «Җир аңа керткән хезмәтләре өчен кешеләргә рәхмәтле була белә, җиргә бары тик хөрмәт белән карарга гына кирәк». Шул исәптән Шамил Яһудин сөт заводы, пекарня, пилмән һәм ит продукциясен эшкәртү цехларын оештыра. Хәзер «Нурлат-сөте» - ул финанс яктан бәйсез һәм табышлы предприятие. Продукция фирма кибетләре аша сатыла, аның белән район мәктәпләре, хастаханәләре, балалар бакчалары тәэмин ителә. Эшлекле, конкрет игътибар һәм ярдәм кырында - сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре. «Ягуар» клубы казанышлары хакында республикада гына түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Анда катнашучы спортчылар район һәм Татарстан данын яклыйлар, югары дәрәҗәдәге чемпион исемен дә яулыйлар.

Шул исәптән, ат үрчетү дә халык традицияләренә, матурлыкка һәм гармониягә әйләнеп кайтудыр. Компания һәм аның җитәкчесенең социаль сәясәте, барлык игелекләре хакында сөйләүне әлеге язма эченә генә сыйдырып бетереп булмый, әлбәттә.

Шамил Яһудин өчен «читләр кайгысы» дигән төшенчә юк. Шуңа күрәдер дә, «Ел җитәкчесе» республика конкурсында аның ике тапкыр җиңүче дип танылуы очраклы түгелдер. Ләкин ул исемнәргә лаек булуны беркайчан да үзе өчен максат итеп куймаган. Аның өчен халыкның үзен хөрмәт итүе, мондый олы шәхесне талантлы җитәкче буларак кына түгел, ә кече ватанының чын патриоты, аның кешеләре өчен күп нәрсәгә әзер булуын тану мөһим булып тора. Ул Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә дә зур ярдәм күрсәтүе белән танылган. Район халкының һәм җитәкчелекнең бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый. Районда мәдәни, спорт, дини чараларны уздыруда шактый матди ярдәм күрсәтүе өчен Яңа Чишмә районында яшәүчеләр Шамил Яһудинга рәхмәт белдерә. Шамил Габделхәй улы үзе дә туган җирендә кирәкле кеше булуына Ходайга һәм язмышына рәхмәтле.

София ГАРИФУЛЛИНА

Яһудин Шамил Габделхәй улының хезмәт юлы:

1970-1971 елларда «Дружба» колхозында тракторчы, 1976-1979 - механик, НУРБ комсомол оешмасының азат ителгән сәркатибе, 1979-1985 - «Татнефть» ПОның «Татнефтеремстрой» ремонт-төзелеш участогы начальнигы, 1985-1998 - «Нурлатнефть» НГДУсы биналарын һәм корылмаларын капиталь ремонтлау цехы начальнигы, 1998-1999 елларда - «Татнефтепром» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Зузеевнефть» НГДУ начальнигы, 1999 елның февраленнән алып хәзерге көнгә кадәр «Татнефтепром - Зюзеевнефть» АҖнең генераль директоры.

ТРның атказанган нефтьчесе, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган төзүчесе, «Татнефть» АҖнең мактаулы нефтьчесе, РФ Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, РФ Минтопэнергоның атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре. Медальләр белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Аксубай һәм Нурлат районнарының мактаулы гражданины. Икенче, өченче, бишенче, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. Техник фәннәр докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев