Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сания Шәйдуллина: «Хәрбиләргә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт»

Язмага карата укучыбыз кайтавазы

- Күптән түгел «ЯЧХ»дә  «Эшмәкәрләребезнең хәйрия рейсы» дигән язманы укыган идем һәм битараф кала алмадым, - дип яза Әдәмсәдә яшәүче укучыбыз Сания Шәйдуллина.
Ул үзенең уй-кичерешләре белән газета битләрендә уртаклашырга булган:
- Геннадий Котов һәм Ришат Ситдыйков кебек патриотлар, кыю һәм көчле ир-атлар, авыл хезмәтчәннәре һәм лаеклы гаилә башлыклары булганда, безнең ил, һичшиксез, дошманны җиңәчәк. Алар үз теләкләре белән Ватанны саклаучыларга, үзләренең улларына гуманитар йөк алып барып, безгә кыюлык үрнәге күрсәттеләр, «Без бердәм! Без бергә!» дигән сүзләргә ышандырдылар.  
Геннадий Котовның улы Евгений - хәрби офицер, артиллерист. Хезмәттәшләре белән ул беренче көннәрдән үк алгы сафта. Ә бу - чын батырлык! Мондый кешеләргә, шундый гаиләләргә хөрмәт һәм дан! Алар безнең чор геройлары! Миннән бик зур рәхмәт аларга!
Гуманитар йөкне тиз һәм күп итеп җыеп биргән авыл халкына аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез лаеклы кешеләр, мин сезнең белән горурланам. Ә инде безгә, өлкән яшьтәге кешеләргә, игелекле авылдашларыбызга сәламәтлек, сугышның тизрәк тәмамлануын һәм  туганнарыбызның һәм якын кешеләребезнең өйләренә исән-сау кайтуларын теләп дога кыласы гына кала.  
Бердәм булганда - без көчле, бердәм булсак, безне беркем дә җиңә алмаячак, димәк, Җиңү - безнеке булачак! Барлык игелекле кешеләргә һәм Ватанны саклаучыларга аек акыл, илебезгә һәм үз эшләренә тугры булуларын телим. Зур рәхмәт сезгә, исән-сау булыгыз, Аллаһы Тәгалә берегезне дә ярдәменнән ташламасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев