Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Савельевларның гаилә эше: Ферма, кибет һәм кешеләргә багышланган тормыш

Аларның уңыш сере гади: һәр авылдашның ихтыяҗын белү, сан артыннан кумау һәм үз эшеңне ярату.

Александр Анатольевич һәм Лидия Ивановна Савельевлар үз тормышларын Яңа Чишмә район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан Красный Октябрь бистәсе белән бәйлиләр. Бүген алар ничек һәм ни өчен үзләрен авыл хуҗалыгына һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышларга карар итүләре турында сөйли.

«Савельев А.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы 20 елдан артык рентабельле булып санала. Эшчеләр әйтүенчә, хуҗалыкны дөрес алып бару һәм уңайлы эш режимы коллективның кәефенә дә, аларның эш нәтиҗәләренә дә уңай йогынты ясый.

 -Александр Анатольевич, сезнең фермер хуҗалыгы тарихы нәрсәдән башланды? Беренче гектарлар һәм беренче культуралар/хайваннар нинди иде?

- Кечкенәдән үк нәкъ менә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә хыялландым. Бу эшкә мәхәббәт, мөгаен, әти-әнидән күчкәндер. Алар һәрвакыт зур хуҗалык тоттылар, һәм мин әти белән печән әзерләргә, терлекләр карарга ярата идем, - дип сөйли Александр Савельев. — 2003 елда үземнең крестьян-фермер хуҗалыгыма нигез салдым. Беренче 1000 гектарда бөртекле культуралар чәчелде, һәм без аз санлы дуңгызлардан башладык. Тора-бара баш саны арта барды, өстәвенә мин мөгезле эре терлек үрчетүгә дә күчтем. Көтүне тулыландыру өчен сыерлар сатып алдык. Терлекләр саны артты, сөт саву да артты, аны халыкка саттык һәм хәтта сөт заводына җибәрдек. Хуҗалыкны үстерү зур чыгымнар таләп итә, ләкин ит-сөт продукциясен сатудан керем дә начар түгел.

- Аякка басу чорында иң авыры нәрсә булды?

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бернәрсә дә җиңел бирелми. Мөгаен, иң авыры башлау булгандыр, - дип җавап бирде Александр Анатольевич.

- Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесе нинди төп кыенлыклар белән очраша?

- Күп кенә фермерларның фикерен әйтәм: бу – терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә сатып алу бәяләренең түбән булуы.

(«Савельев А.А.» КФХ сөт сату буенча атналык район белешмәләрендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Бу эштә Александр Анатольевичның белеме, сабырлыгы һәм фидакарьлеге зур роль уйный. Әмма 20 елдан артык вакыт эчендә хайваннар арсында йогышлы авырулар таралу кебек белән бәйле вәзгыять төзәтмәләр кертә. Шул сәбәпле хуҗалык бүген уңышлы гына шәхси ярдәмче хуҗалык статусын ала (Авт.).

 Ә нәрсә үзгәрде? Сезнең шәхси ярдәмче хуҗалыгыгыз бүген ни белән шөгыльләнә?

— Без терлек азыгы үстерүне дәвам итәбез, үгезләрне симертүдә тотабыз һәм халыкка яхшы сыйфатлы ит сатабыз. Район ярминкәләрендә продукциябезне бик тиз алып бетерәләр. Сәүдәдә миңа уңышка ирешергә хатыным Лидия ярдәм итә, - дип елмаеп өсти Александр.

Лидия Савельева инде 7 ел үз сәүдә ноктасын тота, Красный Октябрь бистәсендә яшәүчеләр аның турында бик җылы фикерләр әйтәләр.

- Лидия Ивановна, сез кайсы елда сәүдә ноктасы хуҗасына әйләндегез?

- 2011 елның язында мин бу кибеткә сатучы булып эшләргә килдем. Башта ул күрше бинада урнашкан иде. Ә 2018 елда миңа аны сатып алырга тәкъдим иттеләр. Ирем һәм балалар мине хупладылар. Шулай итеп мин шәхси эшмәкәр булдым. Дөрес, бина арендага алынган иде. Узган ел без башка бина сатып алдык, яхшы ремонт ясадык һәм быел бирегә күчендек.

- Сез үзегезнең эшчәнлегегезне авылдашларыгызга хезмәт итү кебек хис итәсезме?

- Әйе, әлбәттә. Теләсә кайсы торак пунктта көндәлек ихтыяҗ товарлары белән кибет булырга тиеш. Һәр күмәч артыннан район үзәгенә барып булмый. Авыл кибете – ул шундый урын: анда кешеләр товар алырга гына түгел, очрашырга, аралашырга да килә. Аралашу җитмәгән кешеләр бар. Алар биредә беркадәр вакыт әле бер, әле икенче сатып алучы белән аралашып үткәрәләр. Кайвакыт зур булмаган компанияләр белән дә җыелалар. Бу миңа һич тә комачауламый.

- Соңгы елларда клиентларыгызның ихтыяҗлары һәм сатып алу гадәтләре ничек үзгәрде?

- Үзгәрмәде диярлек. Ихтыяҗ элеккечә калды, тик кешеләр товар сайлауда игътибарлырак була башлады. Алар асылда бертөрле товар арасыннан да барыбер яхшырагын эзлиләр, төргәкләрне төрле яктан карыйлар.

- Яңа кибет ачылу белән котлыйм! Мондый җитди адым өчен төп стимул нәрсә булды — күчемсез милеккә капитал салу?

- Уңайлылык белән эшләү һәм халыкка заманча хезмәт күрсәтү теләге этәргеч булды.

- Яңа кибет ачылу белән аның ассортименты үзгәрдеме?

- Гомумән, без элек тә кулланучыга көндәлек тормышта һәм бәйрәмнәргә кирәк булган бөтен нәрсәне сату өчен алып кайтырга тырыша идек. Әмма бүгенге кибет «үз-үзеңә хезмәт күрсәтү» статусына ия, бу сатып алучыга да, сатучыга да бик уңайлы. Кешеләр барысын да үзләре тотып, капшап карый, төргәктә нәрсә язылганын укый ала. Безгә дә «яңамы – яңа түгелме» дигән сорауга азрак җавап бирергә туры килә.

- Эре сәүдә челтәрләре һәм онлайн-кибетләр белән көндәшлек сизеләме? Алар алдында сезнең төп өстенлегегез нәрсәдә?

- Алары белән дә, башкалары белән дә көндәшлек итәргә тырышмыйбыз. Безнең үз өстенлегебез бар: без һәр авыл кешесенең сатып алу сәләтен һәм ихтыяҗларын беләбез һәм алар сатып алачак товарны аларга тәкъдим итәргә тырышабыз. Без зур партияләр белән сатып алмыйбыз, шуңа күрә бездә яткан товар юк, димәк, абруебызны бозу мөмкинлеге дә аз.

- Эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый? Авылда үз бизнесын башлап җибәрергә теләүчеләргә сез нәрсә теләр идегез?

- Миңа эшем ошый, бу минем күңел яткан эшем. Ә авылда үз бизнесын булдырырга теләүчеләргә иң мөһиме: үз эшегезне яратыгыз. Бу сезгә көч, сабырлык һәм кирәкле белемнәрне бирер. Шул вакытта барысы да сез теләгәнчә булачак.

- Сез икегез дә эшмәкәрләр. Бу сезнең гаиләгезгә ничек йогынты ясады? Бер-берегезгә киңәшләр белән ярдәм итәсезме яки «эш» белән «өй»не аерырга тырышасызмы? 

-Эш белән йортны бөтенләй аерып булмый, - дип җавап бирде Лидия. - Кыенлыклар һәм сораулар килеп чыкса, һәрвакыт үзара фикер алышабыз һәм хәл итү юлын табабыз.

- Без хатыным белән һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-беребезгә ярдәм итәбез, - дип өстәде Александр. - Кем әйтмешли, утны да, суны да бергә кичәбез. Мин кибеткә товар алырга да бара алам, ә хатыным минем белән ярминкәгә сатучы сыйфатында йөри.

- Балаларыгыз яки башка туганнарыгыз бизнеска җәлеп ителгәнме? Аларга эшне тапшырырга ниятлисезме?

- Балалар үз юлларын сайладылар, үзләрен башка һөнәрләрдә таптылар. Әмма мөмкин булганча безгә хуҗалыкта да, кибеттә дә ярдәм итәләр. Әгәр теләкләре булса, бу эшне рәхәтләнеп аларга тапшырачакбыз, - ата-ана җавабы бердәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев