Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәвия апа: «Мин бик тә бәхетле!»

Колхоз чорындагы орден ияләре турындагы рубриканы дәвам итәбез.

Зирекле авылыннан Сәвия Сафиуллина - 42 еллык стажы булган сыер савучы-1978 елда 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
Википедиядән белгәнебезчә, бу СССРның югары гражданлык бүләге. Шушы бүләккә ия булучылар арасында фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать вәкилләре бар.
Күптән түгел арабыздан киткән Мидхәт Газыймовның «Яңа ТОРМЫШ»та ЯҢАЧА дигән китабында «Кичуй» колхозының алдынгы хезмәткәрләре арасында Сәвия Шакир кызы турында да язылган.
Язмабызның герое үзенең хезмәт эшчәнлеген 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң 15 яшендә башлый. Сугыштан кайткач, фронт яраларыннан бик нык газап чиккән әтисенең гомере өзелә. Гаиләгә авыр булган һәм әнисенә ярдәм итәр өчен, Сәвия фермага эшкә киткән. Сүз уңаеннан, гаиләдәге алты баланың берсе - ул үзе генә авылда яшәргә кала (кыз туганының берсе пенсиядән соң гына туган ягына кайткан).
- Күп еллар сыерларны кул белән саудым, 70 нче елларда гына саву аппаратлары пәйда булды бит, - дип искә ала ул үзенең авыр хезмәтен. - Минем 15 сыерым бар иде, көнгә өч тапкыр саудык. Сыерларны үзебез ашаттык һәм чистарттык. Тиресне дә үзебез чыгардык. Сыерлар абзары иске һәм бик ерак иде. Анда көнгә өч тапкыр, теләсә нинди һава торышында: яңгыр, пычрак, кар һәм буран булса да, җәяүләп йөрдек. Соңрак, 70 нче елларда, тракторга утырып бардык.
Әмма Сәвия апа эшләргә яраткан һәм эшне белгән, һөнәрен дә камилләштерергә тырышкан, шуңа күрә алдынгылар рәтендә була да. Алда әйтеп үтелгән китапта язылганча, «Кичуй» колхозында 40ка якын сыер савучы исәпләнгән. Колхоз белгечләре алар өчен укулар, квалификацияләрен күтәрү курслары оештыралар. 1981 елда Сәвия Шакир кызы «Оста терлекче» таныклыгын ала, моңа кадәр аңа «Машина белән оста сыер савучы» квалификациясен бирәләр. Намуслы сыер савучының осталыгы һәм тырышлыгы төрле бүләкләр белән билгеләнә: 1976 елда – «1975 елгы социалистик ярышта җиңүче», 1978 елда - 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, 1981 елда - «10 нчы бишьеллык ударнигы» билгесе, 1984 елда - «Хезмәт ветераны» медале белән. Колхоздан кыйммәтле бүләкләр, ә бервакыт тегү машинасы белән бүләкләнә.
Иң югары хезмәт бүләген -  орденны аңа тантаналы рәвештә Чистайдагы пленумда партия шәһәр комитетының беренче секретаре Г. Г. Полющенков тапшырган.
- Бергә эшләгән дус кызлардан Фәния Мостафина, Салисә Нуруллина (аның да 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены бар) авылда яшиләр, - дип санап үтте әңгәмәдәшем.
Сәвия апа элекке хез-мәттәшләрен һәм колхозда эшләгән вакытларны җылы искә ала. Эш авыр булган, ләкин ул аны бик яраткан. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар. Пенсиягә чыкканнан соң да эшен бик сагынган.
Сүз уңаенда, Сәвия апа - холкы буенча тыныч һәм ачык күңелле кеше.
19 яшендә ул авылдашы Кәлимуллага кияүгә чыга. Сәвия кебек, ул да яшүсмер чагыннан ук эшли башлаган: үгезләр белән җир сөргән, 6 бригадага үлчәүче булган, төрле эшләрдә хезмәт куйган. Армиядән соң туган авылында шофер булып эшли. 1957 елдан 1996 елга кадәр колхоз рәисләрен йөртә. 40 ел эшләү дәверендә алар 11әү булган. Җитәкчеләр алышынып торган, ә шоферы - гел ул гына.
Киләсе елның 2 гыйнварында Сәвия Шакир кызына 83 яшь тула. Улы Мансур ремонтлаган, уңайлы һәм заманча шартлар булдырылган зур йортта яши. 90 нчы елларда улы пенсиягә чыкканнан соң Зиреклегә кайтырга хыялланган һәм шушы 30 ел эчендә бабасы өлгерткән һәм әтисе яңадан торгызган йортны әкренләп кенә төзәткәләп торган. 
Һәм, шулай итеп, Мансур хатыны Физания белән бу җәйдә хыялын тормышка ашырганнар - әнисенә күченгәннәр. Өйне дә, көч булганда, бераз яңарту буенча эшләрне дәвам итәләр. 
Шунысын да әйтеп үтик, Сәвия апа да өй эченә үзгәрешләр кертергә ярата, төзекләндерү буенча төрле идеяләр бирә. Әле тагын ике улы да туган авылына кайтырга хыялланалар икән.  Мансур кебек, икесе дә төзелеш һәм нефть техникумнарында укып, шәһәрдә калганнар.
Малик исә монда йортны төзеп куйган инде, пенсиягә чыгуын көтә. Кечесе Марат төньякта эшли, ул да Зирекледә үз йортын булдырырга тели. Кызы Гелүсә беркая да китмәгән, әнисе белән күршедә яши. Хәзер ул пенсиядә. Сәвия апаның җиде оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. «Шуңа күрә мин бик бәхетле, - ди ул. - Алар барысы да яныма кайтып, килеп торалар».

Сәвия апа ире Кәлимулла һәм оныгы белән.


Сәвия апа, олы яшьтә булуына да карамастан, җәй буе бакчада. 75 яшенә кадәр, өстәвенә, 11 ел элек ире үлгәннән соң да 4 ел буе сыер асраган. Хәзер аның тавыклары гына бар.

Сәвия апа улы Мансур һәм килене физика белән.

«Ул әле безнең белән идарә итә, - дип көлә Мансур. - Әлбәттә, без аның киңәшләрен тыңлыйбыз». 
80 яшькә кадәр бернинди таблеткалар кулланмаган, бик күп бәйләгән. Хәзер кышын бүлмә гөлләре белән шөгыльләнә, чөнки йорттагы мәшәкатьләрне килене башкара. Татар авылларында каенанасы белән бер йортта яшәү традициясе хөрмәткә лаек, Сәвия апа үзе дә каенанасы белән 20 ел яшәгән.
- Беркайчан да сәла-мәтлегеннән зарланмады, бала чактан ук эш белән чыныккан, - дип дәвам итә Мансур. - Карны һәрвакыт үзе чистартты. Без авылга да еш - атнага ике тапкыр кайта идек. Кайткан җиргә ул барысын да эшләп куйган була иде: ике-өч йөк машинасына сыярлык кар өеме өелгән, өстәлдә -төрле камыр ашлары...
- Ул чакта сез аны бөтен эштән дә азат итмәгез инде, югыйсә, әбигә күңелсез булыр. Гел утырып кына торса да яхшы булмас, хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит.
- Әйе, әйе, шулай шул! -  ди Сәвия апа да безнең сүзне хуплап.
- Тырышырбыз инде!,- диләр улы белән килене елмаеп.
Һәм без дә Сәвия Шакир кызына озак еллар актив булып калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев