Шахмай авыл җирлеге авыллары зиратларында өмәләр узган
1 майда - Хезмәт көнендә Шахмай авыл җирлеге авылларындагы зиратларда өмәләр оештырылган.
«Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз җирләнгән урынны тәртиптә тоту - безнең изге бурычыбыз», - дип язылган Шахмай АҖнең ВКонтактедагы битендә.
Шул уңайдан 1 майда Шахмай авыл җирлеге зиратларында өмәләр оештырылган. Анда авыл халкы, кунаклары катнашкан. Өмәдә катнашучылар зират территорияләрен тәртипкә китергәннәр: корыган агачларны кискәннәр, зират эчендә һәм якын тирәдәге территорияләрдә кипкән үләннәрне җыйганнар, иске һәйкәлләрне чыгарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев