Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмай авылы мәктәбендә «Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек» дип аталган дәрес узган

Бу хакта Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы музее мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итә:

-Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының үлемсез батырлыкларын  мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3 нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмаган, ул 1966 нчы елгы вакыйгаларга барып тоташа. 

Әлеге көн уңаеннан, Шахмай урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Билгесез солдат көне»нә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрестә әлеге истәлекле датаның килеп чыгу тарихы сөйләнде. Укучылар таныш булмаган солдат турында видеоматериал карадылар. Районыбызның «Хәтер китабы» белән дә таныштылар. Укучылар бик актив булдылар, сорауларга бик теләп җаваплар бирделәр. Мондый дәрес балалар алдында бу көнне бәйрәм итүнең әһәмиятен дәлилли, Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт хисләре тәрбияли, сугышта катнашучылар мисалында Ватанны дошманнардан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев