Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылында яшәүче Наил Сабиров туган авылында ит ыслау цехы булдырган.

Наил әлеге эш белән моннан өч ел элек шөгыльләнә башлаган. Олы яшьтәге әнисен карарга дип Казаннан туган авылына күченеп кайткан.

Эшкә керешү
-Авылда ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк бит. Мин энемнән үрнәк алдым. Ул Яр Чаллыда ыслау цехы ачты. Әлбәттә, аның күләме күбрәк, үз  клиентлары бар. Мин үрдәкләрне һәм бройлерларны үзем үстерәм һәм үз продукциямне генә ыслыйм. Заказлар күп.
Наилнең ыслау цехы йорты янында гына урнашкан. Бу шактый зур вагончик.
- Мин эшкә керешүгә үк, беренче эш итеп вагончикны урнаштырдым, ул миңа 220 мең сумга төште, аннары ыслау җиһазы, туңдыргыч тартма (ларь),кухня өчен кирәк-ярак җиһазлары сатып алдым.
«Цехның» эченә керү белән аның хуҗалыкчан һәм чисталыкны яратучы кеше булуын күрәсең. Биредә бик чиста, барысы да тәртиптә: ит бүлү өстәлләре, юу урыны, үлчәүләр, иттарткыч, барлык продукция күренеп торган үтә күренмәле ишекле суыткыч. Без килгәндә биредә өч кош-корт түшкәсе эленеп тора иде. Әгәр дә кемдер ысланган ит көрән төстә, корым сеңгән ит дип уйлый икән, юк, алай түгел, ысланган әзер үрдәк һәм тавык түшкәсе ачык аксыл-көрән төстә һәм хуш исле була.
- Болары калганнары гына. Заказлар бар, Яңа елга бик күп. 30 данәгә авылда заказ бирделәр, кемдер бишкә, кемдер өчкә заказ бирә.
- Ә киңрәк базарга чыгарга уйламыйсызмы?
- Әлегә андый күләмнәр юк. Болар барысы да күп вакыт һәм хезмәт таләп итә. Әле бит йорт, хуҗалык һәм кош-кортларны да асрыйсы бар.
Наил ат итен дә ыслый. Ул үз атын саткан инде. Хәзер ул итне фермердан ала, ләкин барысын да түгел, өлешләп кенә. Мәсәлән, кабырга итеннән, алгы боттан бик тәмле килеп чыга. Күпләр ат итен сорый, мактыйлар. Бу продукциягә Чистайдан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан клиентларым бар.
Заказ буенча
Без бройлерлар асрый торган сарайга килеп кердек. Сарайга бару юлы сакчы - немец овчаркасы Ричи оясы аша үтә. Этнең үз оясын - Наил аның өчен махсус ясаган, бик зур. Беренче карашка куркыныч кыяфәттә булып күренсә дә, Ричи алай ук усал эткә ошамаган. 
Бройлерларны һәм үрдәкләрне Наил күп итеп үстерә. Катнаш азыкны үзе ясый. Аның «Агро-Основа» ҖЧҖдә пай җире бар, анда аңа ашлык белән исәп-хисап ясыйлар, бөртекне үзе тарттыра. Сатып алынган катнаш азык кыйммәткә төшә, ди.
- Беренче елны шулай үрдәкләрне ашатырга тырыштым. Кыйммәт, бик кыйммәт килеп чыга - килограммы 45 сум.
 70 тере бройлерның барысы да Яңа ел өстәленә заказ ителгән инде. 40 үрдәк бар, калганнарын киләчәктә ыслау өчен туңдыргычка тутырып куйган. Яшь үрдәк бәпкәләрен сатып алмый, йомыркалар сатып алып, инкубатордан чыгара.
Сарайга керү урынында подставкада металл цилиндр тора, бу цилиндр тишекле һәр тишектән тавык йоны күренә. Баксаң, бу тавык йолкый (чистарта) торган электр машина булып чыкты. Кул белән йолку - мәшәкатьле һәм озак эш булганга, Наил моны да сатып алган.
«Бирегә тавык түшкәсен куясың һәм ул анда әйләнә, йоны шулай йолкына», - дип аңлатты ул әлеге технологияне.
 -Ә сез йонын нишләтәсез?

- Ташлыйм. Бу машинкадан соң аларны киптерергә һәм шактый чистартырга кирәк бит.

Колбаса турында хыял тормышка ашачак
Бөтен ыслау эше Наилгә миллион сумнан артыкка төшкән.
 - Минем бераз җыйган акчам бар иде. Менә шуларга һәм кергән табышка әкренләп кирәкле әйберләр ала барам.

Наилнең барлык продукциясе экологик яктан чиста, химик өстәмәләр юк. Төтен белән эшкәртү бары тик йомычка яндыру ысулы ярдәмендә, тоз һәм тәмләткечләр өстәп кенә башкарыла. Ул пакетларга тутырылган төрле тәмләткечләрне күрсәтте.
- Ат ите тәмле булсын өчен бер состав кирәк, тавык ите һәм үрдәк итенә - үзенә бертөрлесе дигәндәй. Барлык тәмләткечләрне дә интернеттан заказ итәм. Төрлечә ыслыйм: кемгәдер бер, кемгәдер икенче төрлесе ошый бит.
Наил колбаса цехы ачу өчен, ыслау цехына суүткәргеч үткәрергә ниятли. Әмма бу эшнең мәшәкатьле һәм чыгымлы булуын да әйтеп үтте.
- Колбаса ясый башладым, ләкин ул әлегә отышлы түгел, чөнки чыгымнар 
бихисап. Барлык иттарткычларны юар өчен бик күп агып торган су кирәк, ягъни суүткәргеч һәм канализация дә булырга тиеш.
Колбаса җитештерү күпкә катлаулырак булса да, ул һичшиксез тырышачак, алда әйтеп үткәнчә, Наилнең энесе күптән түгел Яр Чаллыда моны ачкан инде. 
-Мәскәүдәге колбаса оешмасы (мин алар белән һәрвакыт киңәшләшәм), мине, әгәр дә ыслау эше уңышлы барса, колбаса цехы өчен җиһазлар белән тулысынча тәэмин итәргә һәм барысын да өйрәтергә вәгъдә итте, ди Наил.
Кураторлар элемтәдә
- Димәк, бу сезнең гаилә эше?

- Әйе, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әгәр дә миндә берәр нәрсә җитмәсә, мин энемнән алам һәм, киресенчә. Әйтик, хәзер мин бройлерларны суйсам, мин бит аларны берьюлы 70 данәсен дә сатып бетерә алмыйм, шуңа күрә бер өлешен аңа җибәрәчәкмен.
Наил  үзенең ыслау эшен башлап җибәрер алдыннан Яр Чаллыдан технологны махсус чакырган. Чөнки моңа кадәр беркайчан да әлеге эш белән очрашканы булмаган бит. Методикаларны да үзлегеннән өйрәнә башлаган.
- Интернетта барысы да бар һәм консультантлар үзләре үк махсус әдәбиятлар җибәрәләр.
Наил алар белән һәрвакыт элемтәдә тора. Киңәшләшер өчен кураторлар күп: интернетта да, энесе дә, «Яр Чаллы икмәге» ААҖнең технологы белән дә таныш, Мәскәүдәге колбаса цехы белән аралаша. Наил төрле рецептураларны сораштыра, киңәшләшә (мәсәлән, продукт син теләгәнчә  килеп чыкмаса, кайда ялгышкан). Консультантлар аңа төрле ит өчен тәмләткечләр җибәрә.
Наилнең туган җирендә яшәр һәм эшләр өчен стимулы бар. Кыз туганы Гөлфия һәм яраткан хатыны Гөлназ аңа хуҗалыкта һәм бизнеста ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев