Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылыннан ветеран-педагог Хәлимә Хөснетдиновага 95 яшь тулды

Юбилей көнендә ул Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты алган.

19 сентябрьдә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, педагогик хезмәт ветераны Хөснетдинова Хәлимә Абдулхак кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аның туган көнендә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловның котлаулары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм Шахмай АҖ башлыгы Наилә Илалова Хәлимә Хөснетдинова янына бүләкләр белән килделәр.

АВЫР БАЛАЧАК

Хәлимә Чистай районының Мөслим авылында туган һәм бала чагын шунда үткәргән. Ул әти назын күрмичә үсә, чөнки әтисе бик иртә үлә, шуңа күрә Хәлимәнең бала чагы булган да кебек, юк та кебек. Кызга мәктәптә укуын өйдәге һәм колхоздагы эшләр белән бергә алып барырга туры килә. 

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була, сугыш барганда тормышның җиңел булмаячагын ул яхшы аңлаган. Җиңү көнен ул югары сыйныфта укыганда каршылый, мәктәптә күптән көтелгән бу хәбәрне укытучы дәрестә игълан итә. Хәлимәнең җиңү шатлыгы дус кызының кайгысы белән бергә туры килә (дустының гаиләсенә бу көнне әтисенең үлеме турында хәбәр килә).


ХЫЯЛЛАР ТОРМЫШКА АША

Хәлимәнең укытучы булу хыялы мәктәп елларында ук барлыкка килә һәм мәктәпне тәмамлагач, Чистай педагогия училищесына бик җиңел генә укырга керә.

Анда укуның җиңел булмавы турында биш ел элек ул безгә «Дәрескә яланаяк йөргәнен, әнисенең башта пешереп, ә аннары әчемәсен өчен туңдырган бәрәңге белән тукланганы хакында» сөйләгән иде. Ләкин юбилей көнендә Хәлимә апа үткән авырлыкларны искә алырга теләми: тормышка һәм авырлыкларга зарлану — бу халәт аныкы түгел.

Ул үз хыялын үҗәтлеге һәм сабырлыгы ярдәмендә тормышка ашырган. Яшь, кулында дипломы булган укытучыны Акъяр башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрәләр.

1950 елда Хәлимә кияүгә чыга һәм Шахмайга күченә.

Ире Гыйльметдин колхозда шофер булып, ул Чаллы Башы мәктәбендә укытучы булып эшли. 

Тормыш җайлана башлый: үз йортларын төзиләр, дүрт бала дөньяга туа, аларны акыллы, эшчән һәм игелекле итеп тәрбияләп үстерәләр. Үз үрнәкләре белән аларны авырлыклардан зарланырга түгел, ә җиңәргә өйрәткәннәр. Алар Гыйльметдин белән 64 ел гомер иткәннәр. 

Шахмай авылыннан ветеран-педагог Хәлимә Хөснетдиновага 95 яшь тулды

БАЛАЛАРЫ ӘНИЛӘРЕ ТУРЫНДА

Кече кызы Резеда менә ниләр сөйли: 

«Әни 4 ел авырган әтине карады. Һәм без әнинең зарлануын беркайчан да ишетмәдек. Ә 2014 елда әти үлгәч, мин әниемне Алабугага кунакка чакырдым. Шуннан соң ул безгә ешрак килә иде һәм хәзер без һәрвакыт бергә. Аның белән җиңел. Иртә яздан көзгә кадәр без аның белән дачада яшибез, әнигә анда бик ошый, ул бит табигатьне ярата һәм тынгысыз да әле: һәрвакыт үзенә эш таба. Менә авылга кайттык кына әле, ә ул шунда ук йорт тирәсендәге чүп үләннәрен утарга кереште».

Олы кызы Рәсимә Әгерҗедә яши, алар да ире Шамил белән әниләренең юбилеена кайтканнар. Рәсимә дә әнисе турында сөйләп алды:

«Әниебез 95 яшендә булса да, аны аяклы энциклопедия, дип әйтеп була. Ул Шахмай авылында яшәүчеләрнең барысын да һәм, кайчандыр бер „Татарстан“ колхозы составына кергән күрше авылларда яшәүче байтак кешеләрне яхшы хәтерли. Ул үзе язган барлык истәлекләрен миңа тапшыра, ә мин аларны бастырып чыгарырмын, дип өметләнәм. Бу бит безнең тарихыбыз, ә аны буыннарга тапшырырга кирәк». 

НИ ӨЧЕН АНЫ БАРЫСЫ ДА ЯРАТА

Наҗия Гайнанова беренче класска 1948 елда килүен искә ала, мәктәптә аны Хәлимә Абдулхак кызы каршы алган.

«Безнең сыйныфта 43 укучы бар иде, миңа калса, барыбыз да шаярырга ярата идек. Ничек ул, әрләмичә, тавышын күтәрмичә, безне „җиңә“ алды икән — белмим. Мин бары тик шуны гына беләм: тиздән барыбыз да укытучыбызны яраттык һәм аның һәр сүзен тыңлый идек. Ул безнең укытучыбыз гына түгел, безнең кайгыртучан нянябыз да иде. Хәлимә апа киемнәребездәге карны кагып, киез итекләрдәге карны да себереп каршы ала иде, өшегән булсак — җылытып, дәресне елмаеп башлый иде».

Шахмай авылыннан ветеран-педагог Хәлимә Хөснетдиновага 95 яшь тулды

Юбиляр ханымны шулай ук элеккеге укучысы, хәзерге педагог Фидания Кашапова да котларга килгән. Ул да үз фикерләрен җиткерде: 

«Күп еллар узган булса да, укытучы безнең өчен дә күңел җылысын саклап калган. Ул һәркем өчен апа иде, минем һөнәр сайлавыма да Хәлимә апа тәэсир итте. Аның хәтере искиткеч: очрашканда ул минем турында гына түгел, ә балаларыбызның нинди уңышларга ирешкәннәрен, оныкларыбызның ничек укыганнарын да сораячак, шул ук вакытта барысын да исемнәре белән атый».

Акъяр авылыннан Галия Кәлимуллина да Хәлимә апа белән күптәннән таныш икән. «Тормыш безне Хәлимә апа белән тугандаш иткәнгә мин бик шат: күп еллар элек без кодагыйлар булдык, балаларыбыз өйләнештеләр һәм хәзер безнең ике уртак оныгыбыз һәм ике оныкчыгыбыз бар». 

Шулай аралашып утырган арада Хәлимә апаның мәрхүм иренең туганы Минҗиһан, ә аннан соң кече улы Раиф гаиләсе белән (алар шул ук авылда яшиләр) котлаулар һәм изге теләкләрен җиткерергә килеп керделәр. Хәлимә апа аларның килүенә, аларны күрүенә бик шат.

Безнең белән хушлашканда Хәлимә Абдулхак кызы:

«Мин һәркем белән бүгенге очрашуга бик сөенәм. Ләкин минем күңелемдә сагыну бар: минем олы улым Рәис 1972 елда армиядән кайткач, Мәскәүгә ЗИЛ заводында эшләргә китте. Шул вакыттан бирле ул анда яши. Аның гаиләсе яхшы: ике баласы, өч оныгы бар. Ләкин, кызганычка каршы, без бик сирәк очрашабыз. Мин аны бик сагынам», — диде.

Шахмай авылыннан ветеран-педагог Хәлимә Хөснетдиновага 95 яшь тулды

Хәлимә апа белән саубуллашкач, безгә Роза Идрис кызы Гатауллина очрады: «Мин гомерем буе бергә мәктәптә эшләгән хезмәттәшем янына килмичә кала алмадым. Мин аңа озак еллар шулай актив һәм тормыш сөючән булып калуын телим», дип үз теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев