Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмай мәктәбе укучылары әниләренә котлау открыткалары ясаганнар

Якшәмбе көнне, 27 ноябрьдә иң матур һәм иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә.

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.   
«Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен «Әниләр көне» буларак билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә.
Шул уңайдан, без Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән кадерле әниләребезгә котлау открыткалары ясадык. Барлык укучылар да аларны бик тырышып эшләделәр. Балаңнан үз кулы белән ясаган бүләкне алу - зур бәхет бит ул», - дип яза безгә Мирхайдар Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев