Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда медицина хезмәткәре көненә карата «Ак халатлы фәрештәләр» дип аталган кичә узган

Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.


Медицина хезмәткәрләренең хезмәте бик җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Алар тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр — кеше гомерен һәм сәламәтлекне фидакарьлек белән саклыйлар. 

16 июньдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Ак халатлы фәрештәләр» дип исемләнгән кичә узган. Чарага Шахмай авылының фельдшерлык үзәгендә озак еллар эшләгән фельдшерлар һәм санитаркалар чакырылган. Очрашуда катнашучыларның һәрберсе әлеге профессияне ничек сайлаганнарын, ничә ел шул өлкәдә эшләгәннәрен, эшләү чорында туган авырлыкларны ничек узуларын, кызыклы хатирәләрен сөйләгәннәр. Кунакларга төрле конкурслар, медицина фәненнән интеллектуаль сораулар әзерләнгән, катнашучылар аларга рәхәтләнеп җаваплар биргәннәр.

Аралашу чәй өстәле артында дәвам иткән.

Шахмай музеенда медицина хезмәткәре көненә карата «Ак халатлы фәрештәләр» дип аталган кичә узган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев