Шахмай музеенда «Пушкин әкиятләренә сәяхәт!» дип исемләнгән әдәби сәгать узган
Александр Сергеевич Пушкинны еш кына рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар.
Россиядә шагыйрьнең әсәрләре укучыларның теленнән төшми, һәрдаим укылып килә. Аның әкиятләре белән балалар кечкенәдән үк танышалар.
6 июньдә илебездә ике бәйрәм: Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында А. С. Пушкинның тууына 224 ел тулу уңаеннан чара узган.
Бу хакта редакциягә Шахмай музее мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
Балалар Пушкин әкиятләре иленә сәяхәт кылганнар. Әдәби сәгать барышында алар төрле «станцияләрдә» тукталып, биремнәрне үтәгәннәр, әкият геройлары турында табышмаклар чишкәннәр, әдәби геройларның парларын тапканнар һәм башка «станцияләрдә» дә үз көчләрен сынап караганнар. Ярышларның төрле этапларында бәхет теге яки бу командага елмайса да, соңыннан барыбер дуслык җиңгән. Балалар вакытларын файдалы үткәргәннәр, үзләренең зирәк һәм тапкыр булуларын күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев