Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда Сәгыйт Фәйзине (1899-1975) искә алу кичәсе узган

16 июльдә Сәгыйт Фәйзинең тууына 125 ел билгеләп үтеләчәк. Сәгыйт Сәетгәрәй улы Фәйзуллин (1899-1975) - татар мәдәнияте эшлеклесе, журналист һәм тәрҗемәче.

1899 елның 16 июлендә Сәетгәрәй Фәйзи гаиләсендә (Мирхәйдәр Фәйзинең олы абыйсы) ир-бала туа һәм аңа Сәгыйт дип исем кушалар. Ул 10 яшьтән алып 17 яшенә кадәр (1917 елга чаклы) гимназиядә укый. Революцион хәрәкәткә кушыла, хәрби частьтә политрук була. 1924 елда ул Мәскәүдә журналистика институтында белем ала, шул ук вакытта татар телендә басылып чыга торган «Эшче» («Рабочий») газетасында да эшли. Балтач районының Бакча авылыннан Сәидә Шакир кызына өйләнә. Белеме буенча ул педагог-биолог булган. Сәидә Сәгыйтнең ярдәмчесе һәм сәркатибе дә була. 

1924 елдан Сәгыйт Фәйзи В.И. Ленин хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итү эшчәнлегенә керешә, бу җаваплы һәм күп көч таләп итүче хезмәт була. 1929 елның мартында С.Фәйзи Татарстан радиотапшыруларының җитәкчесе, ә 1931 елдан тәрҗемәче, татар телендә басылып чыккан партия басмаларының мөхәррире булып эшли. Пушкин тууга 100 ел тулу уңаеннан аның тәрҗемәсендә «Пиковая дама» повесте басылып чыга. А.П. Чеховның бер томлык әсәрләре дә С. Фәйзи тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп нәшер ителә. Ул шулай ук рус-татар сүзлеген булдыруда да актив катнаша.  С.Фәйзи драматург абыйсының иҗаты белән беренчеләрдән булып таныша һәм гомер буе аның белән элемтәне югалтмый. Мирхәйдәр Фәйзи вафатыннан соң, 28 ел үткәч, аның сайланма әсәрләреннән торган ике томлык басма чыга (Казан, 1957).  

С. Фәйзи күрү сәләте начараюдан интегә, 1936 елда аның ике күзе дә күрми башлый, әмма ул барыбер әдәби эшчәнлеген дәвам итүдән туктамый. Ул 1975 елда Казанда вафат була.
Күренекле татар мәдәнияте эшлеклесенең туган көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Сәгыйт Фәйзине искә алу кичәсе үткәрелгән. Филиал мөдире Гөлүсә Баһаутдинова тәрҗемәченең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләгән һәм фотопрезентация күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев